Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәләтле балалар
2 июнь 2020, 18:00

Ышанычлы адымнар белән алга атлый

Гимназиянең 9нчы “а” сыйныф укучысы Карина Гыйльманова рус теле (җитәкчесе О. Н. Колеганова) буенча Бөтенрусия төбәк олимпиадасы призеры булды.

Гимназиянең 9нчы “а” сыйныф укучысы Карина Гыйльманова рус теле (җитәкчесе О. Н. Колеганова) буенча Бөтенрусия төбәк олимпиадасы призеры булды.
Карина “яхшы” билгеләргә генә укый, табигый- гыйльми фәннәр белән кызыксына, биология, әдәбият, инглиз теле буенча муниципаль олимпиадаларда җиңүче һәм призер исемен алды.
Кызыксынучан кызга төрле интеллектуаль конкурслар ошый, күп укый, Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы “Салихово” социаль белем бирү үзәгендә укый. Карина сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнаша. Лидерлык сәләте, киң белем даирәсе, максатка омтылышлы һәм җаваплы булуы аның уңыш нигезе.
Карина Гыйльманова - класс старостасы, өлкән сыйныф укучылары советы әгъзасы. Изге күңелле, ярдәмчел, сыйныфлашлары да хөрмәт итә. Тырыш кыз ирешелгәннәр белән генә чикләнми, һәрвакыт ышанычлы алга атлый һәм башкаларны да ияртә.
Гөлнара ХӨСНЕТДИНОВА,
Раевка гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары.
Читайте нас: