Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
20 март 2018, 02:00

Дим буенда – балыкчы

Ибрай авылы янында Дим елгасында спортчылар һәмһәвәскәр балыкчылар арасында кышкы балык тоту буенча районара ярыш узды.

Ибрай авылы янында Дим елгасында спортчылар һәм һәвәскәр балыкчылар арасында кышкы балык тоту буенча районара ярыш узды. Чараны спорт комитеты һәм район аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе оештырды.
Мавыктыргыч ярышларда Әлшәй, Авыргазы, Благовар, Дәүләкән, Стәрлетамак һәм Чишмә районнарыннан йөздән артык балыкчы катнашты. Барлыгы 16 команда җыелды.
Уңыш тәүгеләрдән булып Александр Захаровка елмайды, иң тиз бәке бораулаучы бу егеткә балык та беренче эләкте. Иң зур балык Альберт Кәримов кармагына капса, иң бәләкәе – Азат Яһүдинга булды. Иң өлкән катнашучы - Зөфәр Мохитов, иң яше дип Кирилл Грицай танылды. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүгә омтылышы өчен Эмиль Абдуллин да бүләкле булды. Моннан тыш, беренчелекне оештыручылар ярышта катнашучы бердәнбер хатын-кыз Фаягөл Кәримованы да билгеләп үтте.
Спортчылар тоткан балыкны үлчәгәч, җиңүчеләр билгеләнде. Шәхси исәп буенча беренче урын Александр Захаровка бирелде, икенче - Виталий Костров һәм өченче урынга Халит Миргалиев чыкты. Ә командалар арасында “Раевсахар” җәмгыяте командасы лаеклы җиңү яулады, чишмәлеләр - икенче һәм Әлшәй “СМС” командасы өченче урынны алды.
Динар ӘХМӘДРИСЛАМОВ,
спорт комитеты рәисе.
Читайте нас: