Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
13 апрель 2018, 02:00

Моң куәте тынмас башкортта

Ташлы авылында башкорт халык җырын башкаручыларның “Дим моңы” төбәк конкурс-фестивале узды.

Ташлы авылында башкорт халык җырын башкаручыларның “Дим моңы” төбәк конкурс-фестивале узды.
Районыбызда 2009 елда үткәрелә башлаган һәм ике елга бер тапкыр оештырылган бу фестиваль сирәк башкарылган халык җырларын белүчеләр һәм бәһалаучыларда гына түгел, ә бөтен Дим-Өршәк төбәгендәге җыр сәнгатен сөючеләрдә дә популярлык яуларга өлгерде. Менә быел да якташыбыз, фольклорчы Нигъмәт Шоңкаров истәлегенә багышланган “Дим моңы” бәйгесе бер сәхнәгә Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк районнарыннан һәм, әлбәттә, Әлшәйдән утыздан артык башкаручыны җыйды.
Конкурс ике яшь төркемендә – 16 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үткәрелде. Чараның максаты – Дим төбәге халыкларының мәдәни үзенчәлеген саклау һәм, иң мөһиме, яшьләрдә халык мәдәнияте энҗеләренә кызыксыну уяту. Һәр катнашучы ике җыр башкарды, аларның берсе конкурсның шартлары буенча мотлак безнең төбәктә сирәк башкарылган җыр булырга тиеш, әйткәндәй, жюри аның язылу тарихын белүне дә бәһалады.
Шунысы куандыра, сәхнәгә оста башкаручылар белән беррәттән яшь җырчылар да чыкты. Әгәр Идрис авылыннан иң өлкән катнашучы Сәвия апа Муллагалиевага 77 яшь булса, район үзәгеннән моңлы тавышлы Рамазан Садыйковка нибары җиде яшь.
Быелгы “Дим моңы” фестивале Гран-прие башкару осталыгы белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да хәйран калдырган Илһам Фазыловка (Никифар авылы) бирелде. Жюри составында якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Розалия Солтангәрәева, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Юлай Үзәнбаев һәм Республика халык иҗады белгечләре Гөлгенә Вәлитова һәм Наилә Якупова бар иде.
Тамашачылар шулай ук Чебенле авылыннан 75 яшьлек гармунчы Шакир Зариповның “Сибай” һәм “Сәлимәкәй”не башкару осталыгын да югары бәһалады. Ул приз белән бергә “Ирәндек моңнары” бәйгесенә дә чакыру алды. Әлшәй җырчылары Гөлнур Миңнеголова (Чебенле авылы) һәм Гөлгенә Татлыбаева (Кыпчак-Аскар авылы) икенче урынны бүлеште. Ә Миякә районыннан Лилия Азнаголова һәм РаевкаданНаилә Шәрипова өченче урынга чыкты. Яшь башкаручылар арасында Рамазан Садыйков, Венера Хәбибуллина (Чуракай авылы) һәм Бишбүләк районыннан Илзидә Хәбибуллина призлы урыннар алды. Башка катнашучылар да төрле номинацияләргә лаек булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
“Дим моңы” Гран-прие Илһам Фазыловка тапшырылды.
Читайте нас: