Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
16 апрель 2018, 02:00

УФАДА - “ТАТАР КЫЗЫ – 2018”

21 апрель көнне Уфа “Нур” татар театрының Зур залында “Татар кызы –2018” гүзәллек бәйгесе узачак.Матур традиция буларак, 1992 елда “Нәүруз гүзәле” исеме белән безнең тормышка килеп кергән бу мәдәни чара быел унбишенче тапкыр уздырыла.Чәршәмбе көнне гүзәллек конкурсының чираттагы – юбилей чарасын оештыручылар һәм финалда катнашачак 12 туташ “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты.

21 апрель көнне Уфа “Нур” татар театрының Зур залында “Татар кызы –2018” гүзәллек бәйгесе узачак.


Матур традиция буларак, 1992 елда “Нәүруз гүзәле” исеме белән безнең тормышка килеп кергән бу мәдәни чара быел унбишенче тапкыр уздырыла.Чәршәмбе көнне гүзәллек конкурсының чираттагы – юбилей чарасын оештыручылар һәм финалда катнашачак 12 туташ “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Проектның җитәкчесе, “Берлек” төбәк татар милли–мәдәни иҗтимагый оешманың башкарма директоры Нәфисә Акчурина гүзәллек бәйгесенең мәгънәсенә зур игътибар бирә. “Без тышкы матурлык бәйгесен генә уздырмыйбыз. Монда татар кызларының эчке матурлыгы, күңел байлыгы, эчке дөньясы ачыла. Бу безнең өчен бик мөһим. Бәйгегә әзерлек вакытында алган сабаклары гомерлек бай тәҗрибә булыр, тормышта ярдәм итәр”, - ди.

Чараны оештыру өчен зур матди чыгымнар таләп ителә. Билгеле ки, иҗтимагый оешмалар бу очракта тулысынча хәйриячелеккә генә ышана ала. Форсаттан файдаланып, Нәфисә Акчурина милли-мәдәни яшәешебезгә ярдәм кулы сузган иганәчеләр, меценат Мөдәрис Шиһабетдинов исеменә рәхмәт әйтте.

Проектны тормышка ашыруда зур теләктәшлек белдерүче төбәк татарлары милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева да чараның дәрәҗәле узачагына ышана.

“Без бәйгене хуплыйбыз. Бәйгенең әхлак, тәрбия дәресләре үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер, – диде. – Кызлар, финалга үтү һич кенә дә җиңел булмаган, сез инде җиңүчеләр. Сез киләчәктә әни булырсыз. Матур гаиләләр корып, сәламәт сабыйларга гомер бүләк итәрсез дип ышанабыз”, – дип кызларга изге теләкләрен җиткерде.

Римма Әмир кызының беренче урынбасары, фәннәр кандидаты Илдар Габдрафыйков бу чараны оештыруның никадәр мәшәкатьле һәм мөһим булуын ассызыклады.

“Бу конкурс бүген күп очракта гаилә кыйммәтләре онытылып, кайсыбер яшьләр аралашудан читләшеп, социаль челтәрләргә ияләшеп, үз мөмкинлекләрен, акылын, көчен икенче юнәлешкә борган мәлдә гаилә учагы җылысы, хатын-кыз абруе турында искә төшерә торган изге башлангычлы чара.

Безнең күпмилләтле республикада яшьләрне, төрле милләт кешеләрен берләштерүче көче бәяләп беткесез зур аның.

Тагын бер үзенчәлекне әйтми булмый, Башкортстан хатын-кызлары иң чибәрләре һәм мәдәният, сәнгать өлкәсендә дә сәләтле. Минемчә, моның сере кече ватаныбызның матур табигате һәм төрле мәдәниятләрнең, этносларның берләшеп үсешүенә бәйле”, –диде Илдар Мәхмүт улы.

Оештыру комитеты рәисе Зәлия Ахунова бәйгенең тарихына байкау ясады. “Чынлап та, туташларга финалга үтү җиңел булмады, безнең жюри бик гадел һәм таләпчән”,– дип узган чараларның истәлекле мизгелләрен искә төшерде. Әйткәндәй, бу юбилей чарасына шул елларның финалисткалары да чакырылган.

Конкурсның режиссеры Зиннур Сөләйманов конкурста интеллектуаль, җыр-хор, бию, милли йолаларга багышланган блоклар буласын әйтеп үтте. Сценарийны Ландыш Әбүдарова төзи. Кызлар белән күп еллар дәвамында профессиональ осталыгын таныткан остазлар эшли.

Чараның тагын бер үзенчәлеге – Башкортстанда “Гаилә елы” булу уңаеннан, бәйгегә күп балалы гаиләләр, татар теле укытучылары, өлкәннәр чакырыла.

“Татар кызы” гүзәллек конкурслары инде татарлар яшәгән һәр төбәктә, илдә уздырыла. Һәр төбәктә җиңгән туташ халыкара конкурста катнашу хокукын ала. Быел ул бәйге Казанда узачак. Карап торганда, безнең туташлар барысы да җиңүче калфагына лаек кебек. Әмма кем берәү Казанга – Халыкара бәйгегә барыр, анысы инде 21 апрельдә билгеле булыр.

Алсу Төхвәтуллина.

"Өмет" гәзите.
Читайте нас: