Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурслар
17 декабрь 2018, 02:00

Бәхетле гаиләләр күбрәк булсын

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә-2018” конкурсы узды

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә-2018” конкурсы узды
Бу көнне сәхнәгә чыгып үз сәләтен, талантын күрсәткән һәм иң якын кешеләре турында сөйләгән яшь гаиләләр икеләтә хөрмәткә лаек.

Әйтергә кирәк, һәр бәйгедә, барыннан элек, визит карточкасы яки үзең белән таныштыру игътибарны җәлеп итә. Бу юлы ла шулай булды. Конкурсантлар үзләре хакында шигъри-музыкаль формада таныштырды, аларга зур ихласлык белән уллары һәм кызлары ярдәм итте.

Бәйгедә Трунтаиш авылыннан Линара һәм Газиз Мортазиннар кызлары Ләйсән һәм уллары Булат белән бөтен сынауларны да уңышлы үтеп, икенче урынны алды. Ә Мечниководан гаилә шәҗәрәсен төзеп үзләре белән таныштырган һәм татар туе йоласын чагу итеп күрсәткән Әхмәдиевлар гаиләсе бәйгенең җиңүчесе дип игълан ителде.

-Конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштык, - ди Анжела. – Без Радмир белән Уфа шәһәренең 1нче полиграфия училищесында бергә укыдык һәм шунда таныштык. Әле икебез дә читтән торып РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Уфа филиалында белем алабыз. Декрет ялына кадәр мин анда уку-укыту бүлегендә эшләдем.

Максатка омтылучан һәм яшьләрчә дәртле Радмир белән Анжела 2010 елның гыйнварында өйләнешә. Быел алар калай туйларын билгели. Хәер, бәхетле гаилә парлары өчен туйның нинди булуы әлләни әһәмияткә дә ия түгелдер. Иң мөһиме – алар бербөтен булып, бер-берсен аңлап, яраткан балалары белән бәхетле гомер кичерә. Биш яшьлек уллары Тамерлан бик тә талантлы малай, ул укый-яза, матур итеп җырлый һәм рәсем төшерә белә. Ике яшьлек Дарина да җырларга, рәсем төшерергә ярата. Гаилә башлыгы Радмир гитарада уйный, җырлый, балык тотарга һәвәс. Ә Анжела кул эшләренә оста - фетрдан курчаклар ясый, балалар өчен күлмәкләр, оекбашлар бәйли һәм, әлбәттә, якыннарын тәмле камыр ризыклары белән сыйлый.

Гаилә башлыгы Себердә монтажчы булып эшли, ә тормыш иптәше декрет ялында, бүген алар Мечниковода әти-әниләре Фирдәүсә Галим кызы һәм Фәнзил Мәҗит улы Әхмәдиевлар белән яши. Барлык тату һәм бәхетле гаиләләр кебек, алар да түгәрәк бәйрәм табыны артына җыелып, Яңа елны бергә каршылаячак.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.

Әхмәдиевлар гаиләсе.
Читайте нас: