Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
21 декабрь 2018, 02:00

Зур ачышларга әйди укытучы

Иң чагу, мөлаем, талантлы, эрудицияле һәм креатив педагоглар ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсында катнашты.

Иң чагу, мөлаем, талантлы, эрудицияле һәм креатив педагоглар ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсында катнашты.
Традиция буенча конкурс “Ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Өстәмә белем бирү педагогы” “Яшь укытучы” кебек традицион юнәлешләрне берләштерде.
Финалга чыгу хокукы өчен балаларга төрле фәннәрдән белем бирүче 34 мөгаллим көч сынашты. Әйтергә кирәк, сынаулар бик җитди иде. Жюри әгъзаларына да эш җиңелдән булмады, аның составына районның иң көчле педагоглары керде, аларның күбесе - үткән еллардагы конкурс җиңүчеләре һәм призерлары.
Бәйгечеләр яңа нәтиҗәле эш формаларын һәм алымнарын, инновацион тәҗрибә, импровизацияләү сәләтен дә күрсәтте. Эшләрнең эчтәлеге төрле булса да, бурычлар уртак иде - укучыларның фикерләү һәм иҗат белән кызыксынуын үстерү, белем сыйфатын күтәрү, чын шәхес тәрбияләү.
Лицей, гимназия, 4нче мәктәп, 5нче һәм 7нче балалар бакчалары, Пионерлар йорты казанышлар күрсәтү мәйданчыгына әйләнде. Монда осталык дәресләре үткәрелде, түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Район мәдәният сараенда узган бүләкләү тантанасында укытучылар исеменә бик күп изге теләкләр яңгырады. Конкурсантларны район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин ихлас сәламләде һәм бу традицион бәйге, барыннан элек, талантлаы педагогларны ачыклау һәм хуплау, тәҗрибә уртаклашу, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә, дип билгеләде.
Призерларны һәм җиңүчеләрне район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголов, республика Мәгариф министрлыгының ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм балалар хокукларын саклау җитәкчесе Т. Г. Хурсан, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Г. М. Кашапова, мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире Н. Н. Степанова, мәгариф бүлеге баш инспекторы З. А. Чупова бүләкләде.
Көчле алкышлар астында финалга чыгучыларның исемнәре атала. Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы, М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы дип лицейдан Ольга Рузанова һәм Миләүшә Муллагалина танылды. Раевка 2нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыятне өйрәнү укытучысы Ренара Руденко – иң яшь ел укытучысы, мәктәпкәчә белем бирү педагогыисеменә – 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвина Курачко, өстәмә белем бирү педагогы исеменә “Сынлы сәнгать” берләшмәсе педагогы Ләйсән Ситдыйкова лаек булды. Ә гимназиянең математика укытучысы Лиана Моратовага “Ел укытучысы-2019” исеме бирелде.
Дәртләндерү номинацияләрендә җиңүчеләр – Мәндән мәктәбеннән география укытучысы Эльвира Мифтахова, Шафран мәктәбеннән инглиз теле укытуысы Анна Салихова, гимназиядән һәм Тавричанка мәктәбеннән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Ләлә Ханнанова һәм Клара Сәрвәретдинова, Пионерлар йорты педагогы Гөлшат Муллагилдинага махсус дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Раевка 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Әхмәдиева, тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү укытучысы Зимфира Ибәтуллина, лицейдан - башлангыч сыйныф укытучысы Марина Минебаева, гимназиядән – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Плотникова, Уваровка мәктәбеннән – башлангыч сыйныф укытучысы Софья Афрамеева, 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Мөхәммәтҗанова, Пионерлар йорты педагоглары Алсу Баянова һәм Айгөл Камалетдинова конкурс лауреатлары булды.
Конкурста катнашучыларны тәбрикләп, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды, яшь талантлар һәм район мәдәният сарае артистлары чагу концерт номерлары күрсәтте. Алда җиңүчеләрне тагын да бер җитди сынау - республика бәйгесе көтә, аларга яңа иҗади ачышлар һәм уңышлар телибез.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотолары.
Ел укытучысы Лиана Моратова.
Финалга чыгучылар.
Читайте нас: