Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
25 февраль 2019, 02:00

Сәхнәдә – Әлшәй энҗеләре

Пионерлар йортында балалар театр коллективларының район конкурсы узды

Пионерлар йортында балалар театр коллективларының район конкурсы узды
Бу чара республиканың 100 еллыгына багышланган “Горурланам синең белән, туган Башкортстаным!” балалар художестволы иҗаты фестивален йомгаклау этабы булды. Хәбәр итүебезчә, моңа кадәр юбилей чарасы кысаларында вокалчыларның “Әлшәйнең моңлы тавышлары” конкурсы һәм биючеләр марафоны үткәрелгән иде. Хәзер яшь театралларга үз талантын күрсәтү чираты җитте.
Берничә көн дәвамында Пионерлар йорты сәхнәсенә моңлы тавышлы, оста биюче һәм милли музыка коралларында уйный белүче, ә иң мөһиме, туган җире тарихына, мәдәниятенә һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә битараф булмаган иҗади фикерләүче малайлар һәм кызлар күтәрелде. Алдан тикшеренү эше үткәреп күрсәтелгән постановкалар буенча авылларның барлыкка килү тарихы, борынгы көнкүреш үзенчәлекләре, халык авыз-тел иҗаты үрнәкләре, этномәдәният һәм якты эз калдырган шәхесләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат белергә мөмкин иде.
Сәхнәдә бер-бер артлы декорацияләр, күренешләр, актерлар алмашынды. Жюри әгъзаларын да зур эш көтте. Фестиваль йомгаклары буенча беренче урынны Пионерлар йортының башкорт лицеендагы театр берләшмәсе (җитәкчесе Г. Г. Зәйнуллина) һәм Шафран мәктәбенең яшь театр осталары (Т. П. Шамасова, Р. Н. Мөхетдинова) бүлеште. Никифар артистлары (Г. М. Шәрәпова), Тавричанка мәктәбе малайлары һәм кызлары (К. З. Сәрвәретдинова, О. Н. Лебедкова) һәм Кырым мәктәбе артистлары (Э. Ф. Шәмсетдинова) - икенче урын, Пионерлар йортының Кыпчак-Аскар мәктәбендәге (М. З. Муллаголова, З. Б. Кирәева) һәм Ташлы мәктәбендәге берләшмәсе артистлары (С. Ш. Миңнеголова), шулай ук Слак мәктәбе энҗеләре (И. И. Хәйруллина) өченче урын алды. Әбдрәшит мәктәбенең “Чатра” театр берләшмәсе (Р. А. Галиева) “Сәхнә өмете” номинациясенә лаек булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Зилә Җәлилова фотосы.
Читайте нас: