Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
11 март 2019, 02:00

Эх, Әлшәй сылулары, Кызларның кыюлары!

Кышның күз ачкысыз бураннарына да игътибар итми, җылы кояш нурларына изрәп, кардан ачыла башлаган уйсулыклар буйлап тыпылдашып тамган тәүге тамчылары белән җиребезгә Язсылу ашыга.

Кышның күз ачкысыз бураннарына да игътибар итми, җылы кояш нурларына изрәп, кардан ачыла башлаган уйсулыклар буйлап тыпылдашып тамган тәүге тамчылары белән җиребезгә Язсылу ашыга. Ямьле язлар кебек назлы башкорт гүзәлләренең ел саен үткәрелүче “Һылыуҡай” конкурсы да нәкъ шушы кабатланмас мәлгә туры килә.
Башкорт сылукае титулын яулау өчен районыбызның Чуракай, Кыпчак-Аскар, Яңа Кыпчак, Кармыш авылларыннан һәм район үзәгеннән җиде кыз җыелды. Бәйгедә катнашучыларга сәхнәгә чыгып тышкы матурлыкны гына түгел, җырлау, бию сәләтен дә, актерлык осталыгын, үз-үзеңне тота белү маһирлыгын да күрсәтергә кирәк иде. Әдәби башкорт телен, туган як тарихын һәм мәдәниятен белү дә төп шартларның берсе булды. Моннан тыш, кызларга жюри әгъзалары биргән сорауларга җавап биргәндә тапкырлык күрсәтү дә зарур иде.
-Сылукайларның чыгышын бәһалау җиңелдән булмады, чөнки аларның барысы да искиткеч матур, зифа буйлы, талантлы да иде. Туган телне белү дәрәҗәсе буенча да алар сынатмады, - ди жюри әгъзасы Айгөл Нуриәхмәтова.
Беренче урынны Чуракай сылуы Наилә Янбирдина алды. Аның ике туган сеңелесе Лиана Янбирдина, ул да шул авылдан, тамашачылар сөюе призына лаек булды. Жюри “Иң талантлы” номинациясен хаклы рәвештә Гөлфирә Сәмигуллинага (Яңа Кыпчак авылы) бирде. Лицейда укучы сыйныфташлар, Раевка кызлары Җәмилә Вәлиәхмәтова белән Камила Газизова “Иң сөйкемле” һәм “Иң зифа буйлы” дип табылды. Кыпчак-Аскар авылыннан Роза Татлыбаева “Туган телгә тугрылык өчен” номинациясен алды. Ә Әлшәйнең төп сылукае титулы Кармыш авылыннан Ләйлә Шәкүровага тапшырылды.
- Бу җиңү минем өчен көтелмәгән шатлык, - ди 18 яшьлек сылукай. Ләйлә – Башкортстан педагогия университеты студенты, ул хореография буенча педагог белгечлеге буенча белем ала.
Җиңүчегә хәзер инде үз исемен республика “Һылыуҡай” конкурсының сайлап алу турында исбатларга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Ләйлә!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: