Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
27 июнь 2019, 02:00

Сәләтлеләр һәм инициативалылар өчен конкурс

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектын булдыру турында указга кул куйды.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектын булдыру турында указга кул куйды.
“Проектның максаты – таныш-белешлек һәм коррупциягә урын калдырмый, кандидатларны гадел сайлап алуны тәэмин итү. Безгә, ниһаять, талантлы һәм инициативалы кешеләргә бернинди дә формаль булмаган ярдәмсез алга бару мөмкинлеге биргән процедуралар булдырырга өйрәнергә кирәк”, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә “Башкортстан лидерлары” проектының асылы турында.
Проект ике өлештән тора. “Идарә итү командасы 2020-2025” конкурсы идарә итү тәҗрибәсенә ия 25-45 яшьләрдәге кешеләргә юнәлтелә. Бу конкурс 17 июньнән 5 сентябрьгә кадәр уза, бәйгедә катнашу өчен проект сайтында 11 июльгә кадәр теркәлергә кирәк.
“Башкортстан лидерлары”ның икенче өлеше – “Башкортстан Республикасының яшь лидерлары” конкурсы, ул югары потенциалга ия 18-35 яшьлек яшь кадрларны табу максатында үткәрелә һәм 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Барлык мәгълүмат leaders.bashkortostan.ru cайтында.
Читайте нас: