Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурслар
3 декабрь 2019, 16:05

Әлшәйдә янә чәчәннәр мәйдан тотты

Районда матур бәйрәм – сүз сәнгате осталарының традицион төбәк конкурсы узды

Районда матур бәйрәм – сүз сәнгате осталарының традицион төбәк конкурсы узды
Кобаер чыгару таланты белән уртаклашу, эпик геройларның тормыш кануннарын хәтергә төшерү өчен Дәүләкән, Бишбүләк һәм, әлбәттә, Әлшәй чәчәннәре бер сәхнәгә җыелды. Алар арасында танылган осталар да, яшь кобаерчылар да бар иде.
Бәйрәмне ачып, район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов менә берничә ел районыбызда зур уңыш белән барган соклангыч проектның оештыручысы, чәчәния, филология фәннәре докторы, профессор Розалия Солтангәрәевага рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда данлыклы якташыбызга “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медале тапшырылды.
Башкорт халкының бөек чәчәннәре эшен дәвам итүчеләргә мәрәҗәгать итеп, Розалия Әсфәндияр кызы барлык конкурсантларга уңышлар теләде, нәкъ менә шундый бәйгеләр аркасында елдан-ел бәетчеләрнең һәм кобаерчыларның маһирлыгы арта бара, дип билгеләде.
Кызыклы һәм истә калырлык чыгышлар күп булды. Курай, кубыз, думбра моңы астында сәхнәдә яшь чәчәннәр Урал һәм Шүлгән, Һомай һәм Акбузат, Заятүләк белән Сусылу образларын сынландырды. Тәҗрибәле чәчәннәр дә шатландырды, алар башкорт фольклор классикасының эпик әсәрләреннән тыш, үз иҗат җимешләре белән дә уртаклашты.
Кобаерчыларның “Чәчәннәрем, килегез!” төбәк конкурсы төп призы – Гран-при бу юлы Дәүләкән районыннан 67 яшьлек Зөләрәм Снегиревага бирелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, җиңү яулаучы – безнең якташыбыз, ул Бәләкәй Акколай авылында туып-үскән. Кайчандыр Раевка 1нче урта мәктәбен (хәзер М. Буранголов исемендәге башкорт лицее) тәмамлаган. “Башкорт теленә, халык иҗатына сөю аңа бик күпләрнең яраткан укытучысы, күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләгән Тайфа Шакир кызы Габитовадан күчкән. Зөләрәм Рәүф кызы да укытучысы юлыннан киткән һәм бөтен гомерен балаларны туган телгә өйрәтүгә багышлаган.
Җиңүчеләр һәм призерлар арасында яшь әлшәйлеләр – башкорт лицееннан Байрас Сәламов һәм Илвир Рәхмәтуллин, гимназиядән Азат һәм Азамат Раяновлар, 4нче мәктәптән Риана Сәфәрова, Кыпчак-Аскар мәктәбеннән Самира һәм Айгиз Сәмигуллиннар, хәзер инде тәҗрибәле кобаерчылар - Сарыштан Илизә Нәгыймова, Яңа Сәпәштән Римма Мәхмүтова, район үзәгеннән Салават Көсәпколов бар иде. Күп кенә чәчәннәр Розалия Солтангәрәеваның призларына лаек булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: