Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурслар
6 декабрь 2019, 20:00

Аеклык – тормыш нигезе

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае инициативасы белән старт алган “Аек авыл-2019” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае инициативасы белән старт алган “Аек авыл-2019” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Ул аек яшәү рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне искәртү буенча эш алып барылган биләмәләрне ачыклауга һәм дәртләндерүгә юнәлтелә.
Үткән атнада мәдәният сараенда конкурсның район этабына йомгак ясалды. Чарада Әбдрәшит, Ибрай, Казанка, Мәндән, Нигъмәтулла, Түбән Әүрез, Никифар, Слак, Ташлы, Кармыш, Зеленый Клин һәм Трунтаиш авыл Советларыннан 12 авыл катнашты. Чыгыш ясаучылар туган төякләренең визит карточкасын тәкъдим итте һәм үз проектлары турында сөйләде. Барлык авыл биләмәләрендә аңлату эше алып барылган, төрле акцияләр, спорт чаралары, лекцияләр үткәрелгән, китап күргәзмәләре, түгәрәк өстәлләр оештырылган, анда спиртлы эчемлекләр куллануның нинди зыян китерүе турында сөйләгәннәр, халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгәннәр. Активистлар хокук саклау органнары, дин әһелләре белән берлектә спиртлы эчемлекләрне законсыз сату нокталарын, көмешкә кайнатучыларны ачыклау буенча рейдлар оештырган.
“Аек авыл-2019” конкурсының район этабы җиңүчесе дип Кармыш авылы игълан ителде, аларга республика дәрәҗәсендә район намусын якларга туры киләчәк. Балгаҗы авылы – икенче, Нигъмәтулла авылы белән Түбән Әүрез авылы өченче урынны бүлеште.
Киләсе этап республика дәрәҗәсендә үтәчәк. Конкурста җиңгән авылга – 500 мең сум, икенче урынга – 250 мең, өченчегә 150 мең сум акча бирелә. Акчаны авыл территорияләрен төзекләндерүгә тотынырга мөмкин булачак.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: