Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
20 декабрь 2019, 16:00

Әлшәй йолдызчыгының чагу чыгышы

Раевка балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Рамазан Садыйков “Сулпылар-2019” телевизион конкурсында беренче урынны алды.

Раевка балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Рамазан Садыйков “Сулпылар-2019” телевизион конкурсында беренче урынны алды.
Әлшәй тамашачысын күпкырлы таланты белән таң калдырган башкорт лицееның өченче сыйныф укучысы телевизор караучыларның да сөюен яулады. Хәтерегезгә төшерәбез, язын сәләтле малайның әти-әнисе “Тамыр” балалар-үсмерләр каналы проекты конкурсында катнашуга заявка бирә. Рамазан барлык турларны да уңышлы үтеп, унике бәйгече арасында финалда уңышлы чыгыш ясады. Әгәр дә аның чыгышын күрмәгәнсез икән, хәбәрдар булыгыз, Рамазан җырлый да, бии дә, курайда да уйный. Ә яшь йолдызчыкның остазы - аның әтисе, курайчы Наил Садыйков, ә хореографиягә исә аны сәнгать мәктәбе педагогы Рима Усманова һәм әнисе Фирүзә өйрәтә.
Читайте нас: