Уфада «Урал-батыр» башкорт халык эпосын Русия Федерациясе һәм дөнья халыклары телләрендә башкаручылар конкурсы уза.
Бүген унынчы тапкыр «Урал-батыр» башкорт халык эпосына багышланган конкурс уза. Ул өченче ел халыкара статусында уза һәм “Урал-батыр” башкорт халык эпосы – кешелек байлыгы” дип атала. Җир йөзендә тормышны һәм тынычлыкны саклаучы, бөек патриот, эпосның төп герое бүгенге көндә Башкортстанда яшәүчеләргә генә түгел, ә Русия, Һиндстан, Израиль, Германия, Кыргызстан, Монголия, Франция, Үзбәкстан, Украина һәм дөньяның башка илләрендә яшәүчеләргә дә яхшы таныш.
Конкурсны оештыручылар - Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты һәм «Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе» югары һөнәри белем бирү учреждениесенең башкорт социаль технологияләр институты (филиалы). Конкурс Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Ул Уфада бу елның җәендә узачак VI Бөтендөнья Фольклориадасына үзенчәлекле әзерлек булып тора.
Конкурсның максаты - балалар һәм яшьләр арасында гражданлык һәм этнокультура тәңгәллеген формалаштыру, тел төрлелеген, Русия халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга ярдәм итү. Халыкара партнерларның катнашуы бу чикләрне киңәйтә. Ә Русия катнашучылары, үз чиратында, чит илләрдәге халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтә. Болар барысы да милләтара һәм конфессияара татулык, халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслыкны саклап калуның нигезе булып тора.
Быел катнашучылар, республика халыклары телләрендә башкарудан тыш, “Дөнья телләре” секцияләрендә эпос тәкъдим итәчәк. Аерым секция эпосны берничә телдә тәкъдим итүче полиглотлар өчен булдырылган. Гадәттәгечә, бер секция Русиягә күчеп килгән гаиләләрдән балаларны җыячак: алар республикабыз халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якынрак танышачак, шулай ук үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйләячәкләр.
Конкурс номинацияләре арасында - төрле телләрдә эпосны яттан уку гына түгел “Халык хореографиясе”, “Вокал һәм башкару осталыгы” номинацияләре да бар.
Конкурста 350дән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар дөньяның 30дан артык телен тәкъдим итәчәк: башкорт, рус, лезгин, мари, татар, удмурт, чуаш, әзәрбайҗан, инглиз, гарәп (Сирия диалекты), әрмән, иврит, испан, итальян, кыргыз, кытай, төрек, украин, француз һәм башка телләр.
Конкурс Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 74/2 йорт, Башкорт социаль технологияләр институтында 24 гыйнвар көнне сәгать 10.00да башлана.