Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
5 февраль 2020, 18:45

Республикада яшәүчеләр Бөтенрусия халык исәбен алу талисманын эшләгән өчен 60 мең сум алу мөмкинлегенә ия

2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу талисманы конкурсына эшләр тапшыру дәвам итә.

2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу талисманы конкурсына эшләр тапшыру дәвам итә. Унъеллыкның төп статистик вакыйгасы символын булдыруда дизайнерлар, рәссамнар һәм Башкортстанның барлык иҗади кешеләре катнаша ала.
Конкурста 18 яшьтән өлкән һәркем катнашырга мөмкин. Автор фикеренчә, исәп алуның мөһимлеген чагылдырган теләсә нинди объектның рәсеме төшерелгән эшлтәр кабул ителә. Алар өчтән артмаска тиеш.
Талисман 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу өчен Росстатның басма, мәгълүмат, реклама һәм башка продукциясенә урнаштырыла. Конкурс җиңүчесенә 60 мең сум акчалата бүләк тапшырыла.
Үзеңнең эшеңне җибәрү өчен Бөтенрусия халык исәбен алуның рәсми сайтында теркәлергә һәм Инстаграмдагы аккаунтыңа салынган эшкә сылтаманы беркетергә кирәк. Анда @strana2020 актив сылтамасын билгеләү һәм #талисман_перепись хештегын кую мөһим.
Инстаграмдагы аккаунт ачык булырга тиеш.
Конкурс ике этапта үткәрелә: беренчесе – исәп алу сайтында ачык тавыш бирү, икенчесе – жюриның тавыш бирүе. Эшләрне кабул итү 2020 елның 10 февралендә Мәскәү вакыты буенча көндезге сәгать 12дә тәмамлана.
Читайте нас: