Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
26 февраль 2020, 12:00

Кармышлылар аек тормыш яклы

“Аек авыл” республика конкурсында катнашучылар спорт һәм сәламәтлек бәйрәме үткәрде.

Иртән-иртүк авылда җанлылык сизелде. Өлкәне дә, яше дә, тоташ гаиләләре белән, кайберәүләр чаңгыда, кемдер тимераякта һәм чана алып мәктәпнең спорт мәйданчыгына ашыкты. Кармышлыларны район Советы секретаре Шамил Сәлимов җылы сәламләп, мондый чаралар авыл халкын берләштерә, көч-дәрт өсти һәм башкаларга үрнәк булып тора, дип билгеләде. Физкультура укытучысы Илдар Әхтәмов чаңгы узышы, шорт-трек ярышының кагыйдәләрен аңлатып, теләге булганнарның барысын да кышкы уеннарда катнашырга чакырды.
Спортчылар дистанцияләргә ярышканда Кармыш авылының уңган хуҗабикәләре табын әзерли. Кар өстендә самавырлар кайный, хуш исле үлән чәе өстәлләргә куела. Менә табын янына ярышларда катнашкан спортчылар һәм аларның җанатарлары җыела башлады. Барсының кәефе күтәренке. Ярышларның иң чагу мизгелләре турында фикер алыша-алыша мәктәп пешекчесе Фәйрүзә Кәримова пешергән ботка, тәм-томнар белән сыйланалар. Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Аек авыл” конкурсының республика этабында Башкортстанның 47 авыл биләмәсе арасында кармышлылар безнең район данын яклый. Февраль ахырында алар халык алдында үз презентацияләре белән чыгыш ясый, ә март башында интернет-тавыш бирү узачак. Нәтиҗәләр 20 мартка кадәр билгеле булачак. Конкурс җиңүчеләре республика хөкүмәте дипломнары һәм акчалата бүләк: беренче урынга – 500 мең, икенчегә – 250 мең, өченче урынга 150 мең сум алачак. Акчаларны авыл биләмәсе үсешенә файдаланырга мөмкин. Конкурс финалына чыккан унике биләмәгә хөкүмәт дипломнары һәм 25 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, “Аек авыл” конкурсының егерме активисты дипломнар һәм 10 мең сумлык сертификат алачак.
Айгөл Риф кызы һәм Җәмил Җәдит улы Янгировлар Кармыш авылында үрнәкле гаилә булып санала.
Читайте нас: