Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
14 Май 2020, 12:09

“Җиңү балалар күзлегеннән”

Территориаль сайлау комиссиясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясады.

Территориаль сайлау комиссиясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясады.
Дүртенче ел рәттән мәгариф бүлеге һәм үзәк район китапханәсе белән берлектә сайлауларны оештыручылар яшь рәссамнар арасында иҗади ярыш үткәрә.
-Быел “Җиңү балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр конкурсына 6-7нче сыйныф укучыларының 60тан артык эше килде. Яшь каләм осталарының эшләре арасында төсле каләмнәр, гуашь, тушь белән төшерелгән рәсемнәр бар.
Аларны район сынлы сәнгать мәктәбе укытучылары, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм Әлшәйнең күренекле рәссамнары Рәмил Миһранов белән Фәнил Шәймөхәммәтов кергән жюри бәяләде, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова.
Рәсемнәр сынлы сәнгать, графика һәм плакат номинацияләрендә бәяләнде.
“Сынлы сәнгать” жанрында Гәйнәямак мәктәбеннән Илмира Дәүләтшина, Пионерлар һәм укучылар йортының “Архитектуралы модельләштерү һәм дизайн” түгәрәге әгъзалары Радмир Халиков һәм Диана Юлмөхәммәтова - җиңүче, Тавричанкадан Аделина Огородова һәм Анита Шаһапова, Гәйнәямактан Элина Зарипова һәм Алина Талдыкина, Кармыш мәктәбеннән Энҗе Ишмурзина һәм Раевка 2нче урта мәктәбеннән Арина Призенцова призер булды.
“Плакат” жанрында Түбән Әүрез мәктәбеннән Азамат Гарипов, Чурайдан Нәркәс Ларымбаева, Алтынай Әлимголова һәм Сөмбел Ларынбаева, Никифар мәктәбеннән Нәркәс Хәсәнова, Кармыштан Таңсылу Җангированың эшләре иң яхшылары дип табылды.
“Графика” жанрында жюри Мәндән мәктәбеннән Айнур Нәбиуллинның һәм Кармыштан Ангелина Иванованың рәсемнәрен билгеләп үтте.
Конкурс җиңүчеләренә һәм призерларга республика Үзәк сайлау комиссиясенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылачак.
Читайте нас: