Әлшәй хәбәрләре
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
14 август 2020, 14:10

“Талантлар марафоны” чакыра

Күп балалы гаиләләр бөтенрусия иҗат конкурсында катнаша ала.

Күп балалы гаиләләр бөтенрусия иҗат конкурсында катнаша ала.
“Күп балалы Русия” проекты кысаларында “Талантлар марафоны” инде алты ел уздырыла һәм, оештыручылар әйтүенчә, ишле гаиләләрдәге балаларга үзләрен таныту, иҗади башлангычларына ирек бирү, курыкмаска өйрәнү һәм илнең атказанган артистлары белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирә.
Быел конкурс онлайн-форматта уза. Катнашучылар дүрт номинациядә (вокал, хореография, сөйләшү жанры, халык марафоны) үз талантларын күрсәткән видеороликларын җибәрә. Җиңүчеләр ноябрьдә федераль телеканалларның берсендә күрсәтү планлаштырылган Әниләр көненә багышланган концертны телевидениегә төшерүдә катнашачак.
Проект турында тулы мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы https://многодетные-семьи.рф/marafon. сайтында урнаштырылган.
"Кушылыгыз, катнашыгыз, җиңегез, аралашыгыз! Ә без сезгә югарыга күтәрелергә һәм җиңүгә якынлашырга ярдәм итәчәкбез!» - дип чакыра оештыручылар.
Читайте нас: