Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Конкурслар
30 октябрь 2020, 15:00

Бәхетле булсын гаиләләр

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә – 2020” бәйгесендә иң актив, иҗади һәм сәләтле гаиләләр көч сынашты.

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә – 2020” бәйгесендә иң актив, иҗади һәм сәләтле гаиләләр көч сынашты.
Быел, эпидемиологик хәлгә бәйле, яшь гаиләләр конкурсы гадәти булмаган форматта үтте. Әмма бу чараның абруен, анда катнашучыларның кәефен һич кенә дә төшермәде. Бәйге, һәр вакыттагыча, онытылмас тәэссоратлар бүләк итеп, чын бәйрәмгә әйләнде. Яшьләрнең дә гаилә елъязмасында ул чагу бер вакыйга булып хәтерләрендә сакланыр. Конкурста Фидалия һәм Алмаз Еникеевлар, Эльвира һәм Юрий Задорожколар, Роза һәм Вадим Шәйгәрдановларның тату гаиләләре катнашты.
Матур итеп киенгән, шул кадәр игътибардан хәтта бераз югалып калган конкурсантлар иң башта жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырды. Һәр гаилә мавыгулары, гаилә бәхетенең сере турында сөйләде, чыгышлар видеопрезентацияләр, чагу фоторәсемнәр белән үрелеп барды. Бәйгедә катнашучылар артабан спорт маһирлыгы буенча көч сынашты, ә иҗади номерда балалар үз сәләтен күрсәтте. Аеруча “Гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре” конкурсы кызыклы үтте, катнашучылар тарихка әйләнеп кайтып, шәҗәрәләре белән таныштырды, элек-электән сакланып килгән гаилә комарткыларын күрсәтте. Аш-суга осталык буенча да ярыш булды, монда һәр пар жюри хөкеменә үзләре яратып әзерләгән ризык тәкъдим итте. Бәйгенең һәр этабында да катнашучылар тапкыр җаваплар бирде, авырлыкларны ничек аңлашып хәл итә, төрле киеренке хәлләрдән лаеклы чыга белүләрен, һәр мәсьәләгә иҗади карауларын күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Еникеевлар гаиләсе алды, алар хәзер республика конкурсында район данын яклыячак, икенче урын – Задорожколар гаиләсенә, ә өченче урын Шәйгәрдановларга бирелде.
Чара ахырында район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов яшь гаиләләргә изге теләкләрен җиткерде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Автор фотосы.
Еникеевлар гаиләсе районыбыз данын республика конкурсында яклыячак.
Читайте нас: