Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурслар
25 гыйнвар 2021, 16:20

Иң үзенчәлекле карнавал костюмы Ольга Морюшкода

Яңа ел кәефе һәм бәйрәм атмосферасы тудыру өчен районда ел саен иң үзенчәлекле карнавал костюмынаа конкурс үткәрелә.

Яңа ел кәефе һәм бәйрәм атмосферасы тудыру өчен районда ел саен иң үзенчәлекле карнавал костюмынаа конкурс үткәрелә.
Конкурсның шарты гади - үз кулларың белән Яңа ел костюмы тегәргә һәм #иң үзенчәлекле карнавал костюм хештегы белән фотографияне социаль челтәрләрдә куярга кирәк иде. Теләге булган һәркем үз көчен һәм фантазиясен сынап карый алды.
Иҗади ярышта утыздан артык тегүче-оста катнашты. Иң үзенчәлекле кием тегүчене жюри билгеләде.
Гран-прины бертавыштан Раевка авылының социаль-мәдәни үзәге костюмеры Ольга Морюшкога бирделәр. Ольга Владимировна берничә Яңа ел карнавал костюмы, алар исәбендә ел символы да бар, әзерләгән. Пионерлар йорты - беренче, Отрада авылыннан Е. А. Бертан һәм Раевка 2нче урта мәктәбе икенче урынга лаек булды. Казанкадан Тамара Федорова, Аксен авылыннан В. С. Лоренс һәм Шафран шифаханәсе мәктәп-интернатыннан А. А. Ильясова өченче урынга чыкты.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: