Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 декабрь 2017, 02:00

Квестларда катнаш!

Кызганычка каршы, ВИЧ белән авыручылар саны дөньяда, илдә, республикада арта бара

Кызганычка каршы, ВИЧ белән авыручылар саны дөньяда, илдә, республикада арта бара. Шуңа авыруны кисәтү мәсьәләсе җитди караш таләп итә. Әлбәттә, бу уңайдан күп эш башкарыла. Аеруча яшь буынга дөрес итеп аңлату эшләре алып бару мөһим.


Мәсәлән, 2015 елдан башлап республикада югары сыйныф укучылары арасында онлайн-квестлар үткәрелә. Анда уен формасында ВИЧ һәм СПИД хакында мәгълүмат тәкъдим ителә, укучыларның белемнәре тикшерелә. Иң яхшы нәтиҗәгә ирешкәннәр акчалата бүләк тә ота. Кайвакыт җиңүчеләр саны 50-100 булып китә.
Бу квестларның үзенчәлеге - аларның уен формасында булуында. Яшьләр мондый уенны җиңелрәк кабул итә һәм теләп катнаша. Бер көнне берничә мең үсмерне кисәтү эшләре белән таныштырырга мөмкинлек тә бирә. Күптән түгел үткән квестларда Башкортстанның 2500 мәктәп укучысы катнашты. Республиканың СПИД үзәге оештырган мондый чараларда һәр үсмер катнашсын иде.




Читайте нас: