Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 февраль 2018, 02:00

СПИДка – юк!

Сак булыгыз: чирне җенси юл белән йоктыручылар арта СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм аларны искәртүнең республика үзәге мәгълүматлары буенча Башкортстанда быелгы елның тәүге аенда ВИЧ-инфекциянең 291очрагы ачыкланды, ирләр – 172 (59,1 процент), хатын-кызлар – 119 (40,8 процент) кеше.

Сак булыгыз: чирне җенси юл белән йоктыручылар арта
СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм аларны искәртүнең республика үзәге мәгълүматлары буенча Башкортстанда быелгы елның тәүге аенда ВИЧ-инфекциянең 291очрагы ачыкланды, ирләр – 172 (59,1 процент), хатын-кызлар – 119 (40,8 процент) кеше. Бәхеткә күрә, районыбызда бер генә очрак та теркәлмәде.
Районда барлыгы ВИЧ-инфекцияле 172 кеше яши, шуларның 99ы – ирләр. Былтыр тагы 20 авыру – 11 ир һәм 9 хатын исәпкә куелды, шуларның 16ысы югары хәвеф төркеменә карый. Инфекция йөрткәннәрнең күбесе, ә алар 60 процентка якын, 31 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр.
Соңгы өч елда инфекцияне җенси юл белән йоктыруның артуы күзәтелә. Кызганычка каршы, ВИЧ-инфекцияле авырулар арасында үлем очраклары да күп. Аларның 43 проценты антиретровирус терапиясе үтә.
Н. Г. Абдрахманова,
Раевка үзәк район дәваханәсе табиб-инфекционисты.
Читайте нас: