Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 Май 2018, 02:00

Сак булыгыз, талпан

Талпаннарның активлыгы май-июнь айларына туры килә. Район дәваханәсенә медицина ярдәме сорап 38 кеше, шул исәптән 15 бала мөрәҗәгать итте дә инде.

Талпаннарның активлыгы май-июнь айларына туры килә. Район дәваханәсенә медицина ярдәме сорап 38 кеше, шул исәптән 15 бала мөрәҗәгать итте дә инде.
Республикабызда талпан энцефалиты буенча эпидемиологик хәл киеренке кала, инфекциянең таралу даирәсе киңәя. Ел саен бу чирнең инвалидлыкка китергән, кешеләрнең үлеме белән тәмамланган очраклар теркәлә.
Талпан энцефалиты – башлыча үзәк нерв системасын зарарлаучы тәбигый-чыганаклы вируслы авыру. Чир кешегә вирус белән зарарланган талпан тешләве аша йога. Аны кәҗә, сыер сөте аша да йоктырырга мөмкин, шунлыктан талпан энцефалиты буенча имин булмаган территорияләрдә бу продуктларны кайнатып кына эчәргә кирәк.
Авыру кискен башлана һәм калтырата, бик нык баш авырта башлый, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, күңел болгана, костыра, бигрәк тә муен, арка, бил һәм аяк-кул мускуллары авырта. Бу билгеләр беленү белән ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табигать кочагына чыкканда тәнне тулысынча каплап торучы кием һәм баш киеме кию зарур. Чалбар балагын аяк киеменә кыстырырга, репеллентлардан файдаланырга кирәк. Талпан гадәттә тәннең йомшак урыннарына – баш, муен, колак артына кадала. Шунлыктан тәнегезне һәм киемегезне даими тикшереп торыгыз.
Талпан кадалган очракта аны бөтен килеш, иң яхшысы медицина учреждениесендә, тартып алырга кирәк. Аны һич кенә дә кул белән сытарга ярамый, чөнки вирусның тиренең зарарланган участоклары аша канга эләгүе мөмкин. Талпан тешләгән урынны йод һәм спирт белән эшкәртегез.
Тышкы кыяфәте буенча талпанның зарарланган яисә зарарланмаган булуын билгеләп булмый. Аны бөҗәкне тикшергәннән соң гына ачыкларга мөмкин, моның өчен Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтүе үзәгенә (Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7, 103нче бүлмә. Эш вакыты: 9 сәгатьтән 16 сәгать 30 минутка кадәр. Тел. 8 (347) 287-85-23) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны бөтен килеш тыгыз капкачлы чиста пыяла савытка салырга һәм лабораториягә алып килергә. Талпан энцефалитына һәм талпан боррелиозына анализ түләүле – 700 сум тирәсе.
Әгәр талпан зарарлы булса, зыян күрүчегә талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин кертелә. Шуны хәтерегездә тотыгыз, бөҗәк кадалганнан соң тәүге өч көн дәвамында гына иммуноглобулин кертүнең профилактик файдасы була. Әгәр талпанны сакламасагыз һәм тикшермәсәгез, чирне искәртү өчен аптекаларда вируска каршы йодантипирин препараты бар.
Н. АБДРАХМАНОВА,
Раевка үзәк район дәваханәсе инфекционисты.
Шул ук вакытта
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне үз сәламәтлеге турында кайгыртып, урманнарга барудан баш тартырга чакыра.
“Интерфакс” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов әйтүенчә, беренчедән, урманнарда янгынга каршы махсус режим кертелгән. Икенчедән, талпаннарның да активлашкан чоры. Шулай ук Башкортстанның геморрагик бизгәккә бәйле хәвефле төбәк булуын да онытырга ярамый.
Читайте нас: