Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 июнь 2018, 02:00

Балачак хыялына тугры калган

Сәламәтлек саклау өлкәсендә икенче планда торган, әһәмиятсез рольләр юк: кешенең сәламәтлеген, гомерен саклап калу өчен көрәштә уңыш һәр белгечкә бәйле.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә икенче планда торган, әһәмиятсез рольләр юк: кешенең сәламәтлеген, гомерен саклап калу өчен көрәштә уңыш һәр белгечкә бәйле. Монда шәфкать туташларының иңендә дә зур җаваплылык ята, алар табибларның ышанычлы терәге һәм ярдәмчеләре Балалар поликлиниканың өлкән шәфкать туташына да бик күп оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Ул уколлар ясап, операцияләрдә катнашмаса да, һәр нәни пациент аның хәстәрлеге һәм игътибары белән чолгап алынган.
Бәйрәм алдыннан без егерме алты еллык хезмәт юлының ун елын Әлшәй районы балаларына медицина ярдәме күрсәтү буенча оештыру эшенә багышлаган Ләйлә Шәрәфетдинова белән һөнәренең үзенчәлекләре, коллективта эшли белү осталыгы һәм шәхси тормышы турында әңгәмәләштек.
Балачактан ул табиб түгел, ә нәкъ шәфкать туташы булырга хыялланган.
- Бәләкәй чакта мин еш авырый идем, шуңа да әнием белән үзебезнең Слак дәваханәсендә бик еш була идек, - дип елмаеп искә ала Ләйлә Иршат кызы. – Мин дәваханәгә, табиблар һәм шафкать туташлары янына һич курыкмый бара идем, алар миңа ак халат кигән, изге күңелле, матур йөзле фәрештәләр кебек тоела иде, үскәч мотлак мин дә авыру балаларны дәвалаячакмын, дип хыяллана идем.
Бу хыялы кызны Уфа медицина колледжына алып килә. 1992 елда аны тәмамлап, унтугыз яшьлек белгеч туган районына кайта һәм Раевка үзәк район дәваханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. Балачактагы курчаклары урынына аның инде чын пациентлары барлыкка килә.
Аннары ул авыруларны кабул итү бүлегендә, дарулар белән өстәмә тәэмин итү бүлмәсендә мөдир булып эшли.
2008 елда, югары шәфкать туташы белеме алганнан соң, Ләйлә Иршат кызы поликлиниканың педиатрия бүлеге өлкән шәфкать туташы вазыйфасын үти башлый.
- Ләйлә Иршат кызының оештыру мәсьәләләре даирәсе зур, бурычлары да күп, - ди дәваханәнең педиатрия бүлеге мөдире Алсу Зыязетдинова. – Нинди генә эшкә тотынса да, аны ахырына кадәр башкарып чыгара. Үзенә карата таләпчәнлеге, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы өчен аны коллегалары хөрмәт итә.
-Эшемне бик яратам. Башка һөнәрдә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Коллективым, дәваханә, андагы барлык проблемалар һәм шатлыклар – минем тормышым ул, мин моны бернәрсә дә алмаштырмыйм, - ди Ләйлә Иршат кызы.
Озак еллар иңгә-иң терәп бергә эшләгән коллегалары, гаиләсе, балалары һәм мавыгулары турында сөйләгәндә, бу мөлаем ханымның күзләреннән бәхет нурлары бөркелә. Тормыш иптәше Галимдар белән егерме алты ел бергә гомер кичерәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Динара – икътисадчы, күптән түгел генә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган, улы Динар нефть университетында белем ала. Әйткәндәй, бу көннәрдә Шәрәфетдиновлар куанычлы мәшәкатьләр белән мәшгуль– алар кызларының туена әзерләнә.
Һөнәренә сөюдән тыш, Ләйлә Иршат кызының тагын да бер мавыгуы бар – ул чәчәкләр үстерергә ярата. Күз явын алырлык нәфис чәчкәләр аны бөтен җирдә – өйдә, йорт алдында, эштә уратып алган.
- Алар минем кәефемне күтәрә, илһамландыра, - дип елмая балалык хыялына тугры калган Ләйлә Иршат кызы.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Ләйлә Шәрәфетдинова.
Читайте нас: