Тәмәке тарткан һәркем сәламәт йөрәк һәм туктаусыз көйрәтүнең капма-каршы төшенчәләр икәнен аңларга тиеш. Озак яшәргә һәм саулыгын сакларга теләгән кешеләр аны кулына да алмасын иде. Кеше начар гадәтләреннән никадәр тизрәк арына, шулкадәр инфаркт һәм инсульт кебек авыруларның барлыкка килү куркынычы түбәнәя.
Актив һәм пассив тәмәке тарту да – атеросклероз барлыкка килүгә туры юл. Үсмер чактан тәмәке тарта башлаганнарда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары барлыкка килү хәвефе аеруча югары. Төтенне йоту канда углекислый газны арттыра, бу тукымаларга кислород җитмәүгә китерә, аның кире йогынтысыннан аеруча йөрәк мускуллары зарарлана. Организмга углекислый газдан шулай ук тукымаларда холестерин микъдары күтәрелә, ул кан тамырлары катламында туплана, нәтиҗәдә куркыныч авырулар барлыкка килү ихтималы аеруча арта.
Нәрсә эшләргә соң? Җавап бер – үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен кыскартмау өчен тәмәке тартуны ташларга кирәк.
Гадәттә азаккы тәмәкене тартканнан соң диярлек организм элекке хәленә кайта башлый. Берничә сәгать дәвамында тартмый торсаң, зарарлы матдәләрнең төп өлеше үпкә тукымалары һәм кан тамырларыннан чыгып өлгерә. Якынча 12 сәгатьтән соң ютәл үтә, тын алу нормага килә. Беренче тәүлектә организм токсиннардан чистарына.
Алама гадәтен ташлаган кеше бер атна дәвамында үзеннән начар ис килүен сизә. Бу организмнан зарарлы матдәләр чыгудан барлыкка килә. Икенче атнада тәм тою һәм ис сизү рецепторлары тулысынча яңара. Кеше янә ризыктан тәм таба башлый һәм төрле хуш исләрдән ләззәтләнә ала. 21 көннән соң организмда тупланган никотинның якынча 99 проценты чыга. Кеше акрынлап тәмәке тартмауның ничек йөрәк-кан тамырлары системасына, башка органнарның эшчәнлегенә, бигрәк тә аш казанына, яхшы йогынты ясавын сизә башлый.
Раевка үзәк район дәваханәсе табиб-кардиологы.