Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 июнь 2018, 02:00

ИНСУЛЬТ КЕМНӘРГӘ ЯНЫЙ?

Кан басымым түбән. Табиб, аны җайга салмаганда, инсульт куркынычы бар, дип кисәтте. Ул гипертониядән интегүчеләргә генә яный дип уйлаган идем.

Кан басымым түбән. Табиб, аны җайга салмаганда, инсульт куркынычы бар, дип кисәтте. Ул гипертониядән интегүчеләргә генә яный дип уйлаган идем.


Баш мие кан әйләнешенең кискен тайпылышы түбән кан басымында да булырга мөмкин. Билгеле, ул гипертониядән тилмерүчеләрдән сирәгрәк була, әмма мондый куркыныч бар. Инсульт гипертонияне дөрес дәваламаудан да килеп чыга ала. Кан басымын кинәт төшергәндә, кан тамырлары көчәнешкә түзә алмаска мөмкин. Аны акрын гына төшерергә кирәк, препаратларны табиб билгеләргә тиеш. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән тилмерүчеләргә белгечкә даими күренү сорала.
Читайте нас: