Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 июль 2018, 02:00

Прививка ясатып, үзегезне кызамыктан саклап калыгыз

Кызамык – ул кешедән кешегә һава-тамчы юлы беләнйогучы кискен вируслы авыру.

Кызамык – ул кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән йогучы кискен вируслы авыру. Чир бизгәк тоту, интоксикация, өске тын юллары лайлалы тышчасының һәм күз конъюнктивасының ялкынсынуы, тәнгә акрынлап чабыртма чыгуы белән характерлана. Ул башта колак артына, танау биленә һәм биткә чыга. Ә аннан тәүлек әйләнәсенә муенга һәм күкрәккә тарала, арытабангы көннәрдә гәүдәне һәм аяк-кулларны баса.
Чир өзлегүләргә китерүе белән хәвүефле. Аның еш кына үзәк нерв системасында авыр эземтәләр булдырып пневмония һәм энцефалит кебек авыруларның көчәюенә китерүе ихтимал. Кызамык шулай ук күрү һәм ишетү органнарына зыян китереп, отит, кызамык крупы, стоматит, колит кебек өзлегүләргә, тән тиресендә фурункулез рәвешендә эренле тимгелләр барлыкка китерүе мөмкин.
Чабыртма чыгу кебек тәүге билгеләр күренү белән ашыгыч рәвештә йортка табиб чакыртырга кирәк.
Өзлегүләргә һәм үлем очракларына юл куймау өчен күп кенә илләрдә кызамыкка каршы мотлак профилактик прививкалар кертелде. Вакцинациядән соң, хәтта чирне йоктырган очракларда да, авыру җиңел формада үтә һәм өзлегүләргә китерми.
Русиядә кызамыкка каршы вакцинация Профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән һәм ул балаларга 6 елга ревакцинация белән 12 айлык булгач һәм бала мәктәптә укый башлар алдыннан ясала. Элек прививка ясатмаган һәм бу инфекция белән авырмаган 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә кимендә өч ай интервал белән ике тапкыр прививка эшләргә кирәк.
Чиргә каршы вакцина кызамыкның хәлсез тере вируслары нигезендә эшләнә, шунлыктан прививкага реакция бик сирәк була. Прививка ясалган кеше белән аралашу тирә-яктагыларга, шул исәптән балалар һәм авырлы хатыннар өчен хәвефле түгел.
Кызамыкка каршы вакцинация территориаль поликлиникаларның барлык прививка кабинетларында бушлай ясала. Кызамык белән чирләгән кешеләрдә бу инфекциягә иммунитет аның бөтен гомере буена саклана. Кабаттан бу йогышлы чир белән авыру очраклары булмый диярлек.
Р. ҖИҺАНГИРОВА,
Раевка үзәк район дәваханәсе эпидемиологы.
Читайте нас: