Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 август 2018, 02:00

Догалар да ярдәм итсен

Үзәк район дәваханәсендә православие динен тотучылар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды.

Салават һәм Күмертау шәһәрләре епискобы Николай дәваханәнең икенче катындагы хирургия бүлегендә урнашкан бүлмәне изгеләндерү йоласын үтәп, үз фатихасын бирде. Тантанада шулай ук Раевка авылының Свято-Никольский гыйбадәтханәсе рухание, протоиерей Петр Форманюк, чиркәү хорында җырлаучылар, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар катнашты.

Йола тәмамланганнан соң епископ Николай җыелучыларны шушы мөһим вакыйга белән котлады һәм гыйбадәт кылу бүлмәсен ремонтлауда һәм җиһазландыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде, үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдиновны архиерей грамотасы белән бүләкләде һәм чиркәүгә йөрүчеләр, дәваханә хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Күңелләребезне дәвалаучы – Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга онытмагыз”, - диде епископ һәм барысына да сәламәтлек теләде.

Гыйбадәт кылу бүлмәсендә дәваханәдәге авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен догалар укылачак. Һәркем анда килеп Ходайдан үзен изге эшләргә юнәлтүен һәм авырулардан сихәтләндерүен сорый алачак.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: