Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 август 2018, 02:00

Йөрәгеңне сакла

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалап бетереп булмый.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалап бетереп булмый. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әллә ни катлаулыгы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?


Ул без хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кыска гына зарядка эшләү дә тик ятуга караганда күпкә яхшырак. Көненә 30 метр җәяү йөрү хәлегезне яхшыртыр. Табиблар да инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә.

Безнең йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.

Йөрәк өчен мөһим:

Калий. Чөнки ул организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны алып чыгып, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, өрек, шәфталу, караҗимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә, кара чәй, какао, куе сөттә күп.

Магний, кан тамырларын киңәйтү сәләтенә ия булганлыктан, шулай ук бик мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак — үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.

Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булса. Диңгез продуктлары: балык, кальмар, мидия, кысла, диңгез кәбестәсе йодка бигрәк тә бай. Ул, шулай ук, иттә, йомыркада, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар.

С витамины кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, сырганак, карлыган.

В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә. Ул бавыр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләрдә күп.

РР витамины (никотин кислотасы). Чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарткан он ипие, борчак, бәрәңге.

Р витамины капиллярлар өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.

Клетчатка — үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре. Ул организмнан начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына — яшелчәдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.

Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: