Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 сентябрь 2018, 02:00

Төз утыр, матур утыр!

Статистика күрсәтүенчә, балаларның 50 проценты мәктәпкә 1нче сыйныфка гәүдә төзелешендә кимче­лекләр белән килә.

Шуңа да укучыга мәктәптә генә түгел, өйдә дә дәрес әзерләү өчен өстәлне һәм утыргычны дөрес сайларга кирәк.


Парта кебек эшләнгән өстәл артында балага үзен¬нән-үзе аркасын туры тотарга кирәк булачак. Утыр-гычның артлы булуы мотлак. Бала-ның бите белән өстәлдә яткан китап арасын кул озынлыгы белән тикшереп карагыз, ул якынча терсәктән бармак очына кадәр булырга тиеш.

Укучылар өчен аерым нормалар каралган: башлан¬гыч¬ларга (1-5 сыйныфлар) идәннән өстәлгә кадәр — 60-62 сантиметр, аннан өлкән¬рәк яшьтәгеләргә 68 сантиметр таләп ителә.

Бала тиз арымасын дисә¬гез, тар утыргыч алмагыз. Яхшы модельле утыргычларны күтәртеп һәм төшереп, артын тиешле итеп куеп була. Утыргыч артының өске ягы аскысыннан бераз гына тарырак булуы мөһим. Шулай булганда ул балага төз утырырга һәм кулларына ирекле хәрәкәтләнергә ярдәм итәчәк.

Утыргычның кырые белән балтырның арткы ягы арасыннан төйнәлгән йодрык үтәрлек ара булырга тиеш. Бу аякларда кан йөреше өчен уңайлы. Утыргычның алгы өлеше бераз гына түгәрәк¬ләнеп эшләнгән булуы һәм аскарак төшеп торуы бала¬ның тез астындагы басымны азайта, аяклары шешенеп китмәскә ярдәм итә.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: