Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 сентябрь 2018, 02:00

Кизүдән ышанычлы саклый

“Сәламәт буласың килсә, прививка ясат!” – дип киңәш бирә медиклар.

Көзге салкыннар башланды, кышка да озак калмый һәм шушы вакытта безгә кискен вируслы инфекция, хәтта грипп йоктыру куркынычы яный.

-Грипп – кискен йогышлы авыру, ул һава-тамчы юлы белән тарала. Вирус йогынтысында организмда көчле интоксикация башлана, бөтен органнар диярлек зыян күрә, шунлыктан грипп барыннан элек өзлегүләргә китерүе белән хәвефле, - дип искәртә Раевка үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Регина Җиһангирова. – Аларның иң таралганнары – бронхит, отит, синусит, гайморит. Өзлегүләр белән бергә хроник авырулар да кискенләшә. Грипп аеруча диабетиклар һәм бөер авыруларыннан җәфаланучылар өчен хәвефле. Өлкән яшьтәгеләр һәм балалар да гриппны авыр үткәрә.

Ничек гриппка каршы торырга соң? Барыннан элек - организмны чыныктырырга, витаминлы комплекслар кабул итәргә, дип киңәш бирә Регина Владимировна. Әмма профилактик прививкалар иң нәтиҗәле саклану чарасы булды һәм булып кала.

-Вакциналар ясау башланды да инде, районыбызда 15750 кешегә прививка эшләргә кирәк, шуның 3670е – балалар, - ди табиб-эпидемолог. – Федераль бюджет исәбенә булган привикалар тәү чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм укучыларга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, хезмәтләндерү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә ясалачак. Хәвеф төркеменә шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулар белән җәфаланучылар, кискен вируслы инфекцияләр белән еш чирләүчеләр керә.

Гриппка каршы иммунизацияләүгә җитди каравыгызны сорыйбыз, - ди Р. В. Җиһангирова. – Вакцинация район дәваханәсе поликлиникасының прививкалар ясау кабинетында, шулай ук яшәгән урын буенча фельдшер-акушерлык пунктларында һәм врачлык амбулаторияләрендә үткәрелә.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде.
Читайте нас: