Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 октябрь 2018, 02:00

САБЫЙЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ – БЕЗНЕҢ КУЛДА!

2 октябрь – гади көн түгел, Балалар сәламәтлеге көне ул. Бу көнне барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күңелле чаралар үтә. Яшь буынга өлкәннәр сәламәтлекне саклауның ничек мөһим икәнлеген аңлата, спортка сөю тәрбияли. Уен формасында ярышлар, күнегүләр оештырыла.

Балалар – тормыш чәчәкләре, дибез. Киләчәгебез чагу гөлләмәләрне хәтерләтерлек булсын өчен без, өлкәннәр, сабыйлар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Педиатрлар бүген бигрәк тә балаларның туклануына игътибарлы булырга киңәш итә. Тирә-ягыбыз фастфудлар әзерли торган кафелар белән тулган. Тәмле һәм тиз итеп (чагыштырмача арзан да!) ашап чыгу уңайлы, әлбәттә. Ләкин газлы татлы суларның, төрле бургер-фәләннәрнең сәламәтлеккә, аеруча үсеп килүче организм өчен бик зарарлы булуы күп тапкырлар исбат ителгән. Шуңа андый ризыкларны бөтенләй яисә мөмкин булганча чикләү хәерле. Тормышыбыз катлаулы һәм буш вакытка бик урын калдырмый торган булса да, өйдә балаларыбызга файдалы, гади ризыклар әзерләргә тырышырга кирәк.

Әлбәттә, компьютер, телефон кебек гаджетларсыз бүген балаларны күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Аларның заман техникасын оста куллана белүе, күп мәгълүмат алуы, бер яктан, сөендерсә, икенче яктан, күзләргә йөкләнеш һәм саф һавада йөри алмау зур хәвеф тудыра. Ул хәвефне без – өлкәннәр генә кисәтә алабыз. Моның өчен балалар белән бергә саф һавада йөрергә, телефоннан башка кызыклы шөгыльләрне оештыру гына кирәк.

Педиатрлар чаң суккан бүгенге зур проблемаларның берсе – ата-аналарның балаларына прививкалар ясатудан баш тартуы. Прививкалар һәр сәламәт балага вакытында ясалырга тиеш, чөнки алар йогышлы авыруларны, эпидемияне кисәтә.

Балигъ булмаган бала үзе өчен карарлар кабул итә алмый. Аның тормышы, сәламәтлеге өчен без – ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар, табиблар дөрес карарлар кабул итәргә һәм киңәшләр, юнәлеш бирергә тиешбез. Сабыйларыбыз сәламәт булсын!

Ләйсән Якупова.


“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: