Көзнең икенче аена аяк бастык. Берәүләр алтын-сары яфракларга сокланып, көз белән хозурланса, икенчеләр... төчкереп-ютәлләп, томаулап, чирләп йөри. Һәм андыйлар саны, кызганычка каршы, көннән-көн арта бара. Республикада ОРВИ сезоны башланды. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре билгеләвенчә, төбәктә кискен респиратор инфекцияләрнең үсеше күзәтелә. Дөрес, әлегә эпидемия баскычы үтелмәгән, грипп вирусы эләктерүчеләр дә теркәлмәгән.
Республикада гриппка каршы прививка ясату кампаниясе бара. Сентябрь ахырына халыкның 15,6 проценты аны ясаткан да инде. Әлегә барлыгы 636 334 кеше вакци¬наланган. Алар¬ның 490 меңе – өлкәннәр, 146,3 меңе – балалар. Өстәмә чараларга 2,4 мең кешегә прививка эшләнгән. Барлыгы 1,6 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла.
“Роспотребнадзор” идә¬рәсе грипптан саклану буенча “кайнар элемтә” дә оештырган. Анда шалтыратып, грипптан вакциналану хакында барлык мәгълү¬матны алып була: кайда прививка ясатырга мөмкин, вакцинага нинди штаммнар кергән, аны башка привив¬калар белән бергә ясарга ярыймы, вакциналауның хәвефе бармы һәм башкалар. Сорауларны 1-15 октябрьдә 10-16 сәгатьләрдә 8-800-700-90-30 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Грипп һәм ОРВИ кебек авырулардан ничек сак¬ланырга соң? Табиблар грипптан иң яхшы саклану чарасының вакциналау икәнен раслый. Чөнки вакцина вируска каршы иммунитет барлыкка китерә.
Вируслар (грипп, ОРВИ, “салкын тию” кебек авырулар) бары тик һава-тамчы юлы белән авыру кешедән йога. Шуңа эпидемия вакытында кеше күп җыелган урыннарда булмаска, мөм¬кин икән, җәмәгать транспортына утырмаска тыры¬шырга ки¬рәк. Артык ерак булмаган араны җәяү үтәргә киңәш ителә.
Урамда, тышта, кибеттә, автобуста, эштә без төрле урыннарга тотынабыз, анда авыру кешедән вирус йогып калган булырга мөмкин. Шуңа да кулларны мөмкин кадәр ешрак юыгыз!
Вируслар җылы, коры һавада, җилләтелмәгән бүл¬мәләрдә озак саклана. Бүлмәне җилләтеп, даими рәвештә дымлы чүпрәк белән җыештырып тору зарур.
Һава торышына карап, җылы киенеп йөрү хакында да онытмаска кирәк. Чөнки өшегән организмда иммунитет какшый, ә андый кешеләргә вируслар тизрәк йога.
Авырулар безне урап узсын!