Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 октябрь 2018, 02:00

Авыруны дәваламау-җинаять!

Республика җитәкчесе сәламәтлек саклау тармагын сәламәтләндерү бурычы куйды.

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгы алдына җитди бурычлар куйды.


Иң беренче игътибар сәламәтлек саклау системасы буенча кешеләрнең зарланып язган хатлары күп булуга юнәлтелде. Төп проблемаларның берсе булып – тар белгечләрнең җитешмәве билгеләнде.


— Кешеләр яңа туган баланы кирәкле белгечкә алып киләләр, ләкин керә алмыйлар, нәтиҗәдә бала үлә. Авырулар дәваханәгә килеп, иртәдән кичкә кадәр табибка керә алмыйча чиратта утыра. Ни өчен мондый хәлгә юл куелды? Авырулар табиб янына үтеп керәлми, аларга тиешле ярдәм күрсәтелми икән, бу — җинаять, — диде Радий Хәбиров.

Уфада поликлиникалар җитмәү мәсьәләсе дә кузгатылды. Профильле министрлыкларга һәм шәһәр хакимиятенә хәлне бәяләргә кушылды.

— Өч ел буе кызу темпта төзелешләр барды. Яңа поликлиникалар кая? Техник-икътисади нигезләү булдымы? Ялгышырга мөмкинмен, ләкин ким дигәндә өч поликлиника төзелергә тиеш. Әгәр алар юк икән, бу җинаятькә тиң эшлексезлек. Алар бар икән, кайда? Торак та, социаль инфраструктура да төзелергә тиеш, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы онкология диспансерының яңа корпусын төзү озакка сузылуына да игътибар итте. Аның әйтүенчә, республика бүген 6 процент үсеш белән онкологиядән үлүчеләр күрсәткече буенча илдә өченче урында тора. Онкодиспансерның яңа корпусын проектлау 2012 елда башланган иде, ләкин объект һаман сафка кертелмәгән.

Радий Хәбиров орфан авырулары булган пациентларны дарулар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бүләргә кушты. Сәламәтлек саклау һәм Икътисади үсеш министрлыклары бүлекчәләренең килешеп эшләмәүләре аркасында ташлама алуга хокуклы күп авырулар вакытында тиешле даруларны ала алмады. Проблема агымдагы елның июль аенда гына хәл ителде.

— Тендерларда һәм конкурслы сатып алуларда тайпылышлар бездә генә түгел, Русиянең күп төбәкләрендә булып тора. Ләкин бу очракта читтән күзәтүче булырга түгел, ә көн саен мәсьәләне хәл итү буенча шөгыльләнергә кирәк, — диде Радий Хәбиров.

Фәйрүзә Латыйпова,

“Үзенчәлекле балалар” фонды директоры, табиб-неонатолог:

– Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның иң беренчеләрдән булып сәламәтлек саклауга игътибар итүе сөендерде. Димәк, ул, беренче чиратта, кешеләр турында кайгырта. Чөнки сәламәтлек – иң мөһиме, аннан башка берни эшләп булмый. Безнең, табиб-неонатологларның күңелендә кайнаган проблемаларга да игътибар артуына ышанабыз. Яңа туган балаларга иртә ярдәм итү, абилитация киләчәктә инвалид-балаларны булдырмау өчен бик кирәк. Бу проблема да якын арада хәл ителер, дип ышанабыз.


Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенә зур тәнкыйть белдерелгәннән соң министр Әнвәр Бакиров үз теләге белән эшеннән китәргә гариза язды. Бу гамәлен ул фәнни эшчәнлеккә кайту теләге белән аңлатты. Моны октябрь башында Балалар республика дәваханәсендә булган очрак белән дә бәйләүчеләр бар.

Дәваханәдә шикәр диабеты белән авыручы балаларга яраклылык вакыты чыккан инсулин биргәннәр, дигән фараз бар. Әле шушы эш буенча тикшерү бара. Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта белмәүләре хакында әйттеләр. Ведомствода әлеге хәлгә карата эчке тикшерү оештырылган һәм ул тәмамланмаган. Әгәр табибларның гаебе барлыгы ачыкланса, алар җавапка тарттырылачак.

Яраклылык вакыты чыккан инсулин куллану сәламәтлек өчен зур хәвеф тудыра. Бу комага китү яисә үлем белән тәмамланырга мөмкин.

Кичә Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың медицина тармагы проблемаларына багышланган зур киңәшмә үткәрде. Аның эше, күтәрелгән мәсьәләләр һәм тармакны сәламәтләндерү юнәлешендә кабул ителгән карарлар хакында гәзитнең киләсе санында җиткерербез.

Ләйсән Якупова.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: