Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 октябрь 2018, 02:00

ГАЗ ИСНӘҮГӘ ЧИК КУЯРГА ҖЫЕНАЛАР

Аны пропагандалаган өчен 150 мең сум штраф салыначак.

Аны пропагандалаган өчен 150 мең сум штраф салыначак.

Сентябрьдә генә республикада өч үсмер газ иснәп үлде. Җәмә­гать­челек чаң сукты да туктады. Дәүләт, законнар чыгару дәрәҗә­сендә нидер эш­ләргә кирәклеге көн кебек ачык иде, чөнки бу безнең республиканың гына тү-гел, бөтен ил бәласенә әйләнде.


Һәм яңалык озак көттермәде. Үсмерләрнең соңгы вакытта яратып исни торган газлары — азот закисен җитештерү, сату һәм пропагандалау тиздән тыелачак. Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.
Әлеге газ “кәефне күтәрүче” дип атала һәм ул аңа юкка гына бирелмәгән. Бу төссез, баллырак тәм килүче газны иснәгәннән соң кеше сәбәпсез көлә һәм төрле мәзәк рәсемнәр күрә башлый. Медицинада ул антистетик буларак сатыла, автопромда двигатель эшен яхшырта.
Клубларда газ шарларының бер данәсе 500 сумга сатыла. Социаль челтәрләрдә аны эз-ләүче дистәләрчә сайт табарга мөмкин. Газны, заказ биреп, өйгә китертергә дә була. Бу очракта газ тутырылачак шарлар бүләк итеп бирелә. Зур заказлар түләүсез китерелә.
Сатучылар газның сертификация үтүен, куллануга яраклылыгын, димәк, бөтенләй хәвефсез булуын белдерә һәм Русиядә ул бернинди тыю астына эләкми, дип лаф ора. Ләкин аны куллану нәтиҗәләре аянычлы: йөрәк ритмы бозыла, сулыш алу кыенлаша, һава җитми башлый һәм кеше үлә. Баксаң, Эчке эшләр министрлыгы бу теманы 2012 елдан ук күтәрә башлаган икән. Ләкин, ни аяныч, хокук сакчылары азот закисен кулланган кешеләр үлеме факты буенча җинаять эше кузгата алмый, чөнки газ тиз арада организмнан чыга һәм үлемнең сәбәбен ачыклау авырлаша. Бу бигрәк тә юл полициясе өчен актуаль: автомобильчеләр, кәефне күтәрә торган газ алкогольне алыштыра, дип исәпли, чөнки ул шулай ук исертә, ләкин организмда эзе калмый. Шуңа да алар төрле кичәләрдән соң тыныч кына руль артына утыра. Кайбер белгечләр исәпләвенчә, дөньяда бер генә лаборатория дә кеше организмында бу газны таба алмаячак. Аны җитештер-гәндә берәр өстәмә кушсаң гына инде.
Закон чыгаручылар яшьләр арасында бу газ-ның таралуына чик кую өчен киртә булырлык формулировканы озак эзли. Нәтиҗәдә, азот закисен “медицина, сәнәгать һәм техник максатлардан тыш файдаланган өчен” җитештерүне һәм аның әйләнешен чикләргә карар ителә. Дәүләт думасына кертелгән “Русия Федерация-сендә азот закисе әйләнешен чикләү турында” закон проектының төп положениесе бу. Матдәнең сыйфатларына йогынты ясамый торган өстәмә компонент маркер ролен үтәячәк, аның буенча экспертлар азот закисен куллану фактын ачыклый алачак.
Шул ук вакытта “Реклама турында” Законга әлеге газны рекламалауны тыючы төзәтмәләр кертеләчәк. Ә азот закисен куллануны пропагандалаган гражданнар өчен — 1-2 мең сум, вазыйфалы кешеләр өчен – 10-20 мең сум, юридик берәмлекләр өчен 50-150 мең сум күләмендә штрафлар кертелә. Эшкуарлар өчен бу эшчәнлекне бер айга туктату белән дә яный.



Читайте нас: