Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 ноябрь 2018, 02:00

Диспансерлаштыру үтү мотлак

Русиялеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча төрле авыруларны искәртү һәм ачыклау буенча чаралар, шул исәптән диспансерлаштыру да каралган.

Русиялеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы буенча төрле авыруларны искәртү һәм ачыклау буенча чаралар, шул исәптән диспансерлаштыру да каралган.
Хәтерегезгә төшерәбез, быел 1919, 1922, 1925, 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997 елда туганнар диспансерлаштыру үтә. Шулай ук өстәмә рәвештә, онкоголик авыруларны иртә диагностикалау максатында 1945, 1947, 1951, 1953, 1957, 1959, 1963, 1965, 1969 елгылар махсус анализ бирә ала. 1948, 1950, 1954, 1956, 1960, 1962, 1966, 1968 елгы хатын-кызларга маммография үтәргә мөмкин.
Районда ун айда халыкның 87,7 проценты диспансерлаштыру үтте. Тикшеренүләр барышында 805 авыру беренче тапкыр ачыкланган. Элеккечә кан әйләнеше системасы авырулары өстенлек итә (29 процент), сидек-җенес (18 процент), эндокрин системасы авырулары 12 процент тәшкил итә. Туберкулезның - ике очрагы, онкология – өч, шикәр диабетының тугыз очрак теркәлгән. 618 кешелә йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе ачыкланган. Әгәр алар гадәти яшәү рәвешен үзгәртмәсә, алдагы ун елда инфаркт яки инсульт кичерүләре мөмкин.
Диспансерлаштыру үткән һәр икенче кешедә - артык авырлык һәм симерү, һәр өченчедә – югары кан басымы ачыкланган, һәр тугызынчы кешегә физик активлык җитми. Боларның барсы да инфекция булмаган хроник авыруларга китерүе мөмкин.
Өстәмә тикшеренүләр һәм диагнозны ачыклау өчен 2257 әлшәйле диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелде.
Әгәр сез һаман диспансерлаштыру үтмәсәгез, тиз арада медицина профилактикалавы бүлегенә (үзәк район дәваханәсе поликлиникасының 3нче каты) мөрәҗәгать итегез, үзегез белән паспорт һәм мотлак страховка медицина полисын алып килергә онытмагыз.
Л. ЖУКОВСКАЯ,
Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикалавы бүлеге табиб-методисты.
Читайте нас: