Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 декабрь 2018, 02:00

Яшь белгечләрне ничек авылга кайтарырга

Башкортстан дәүләт медицина университетында Әлшәй студентларының һәм ординаторларның район җитәкчелеге белән очрашуы узды.

Башкортстан дәүләт медицина университетында Әлшәй студентларының һәм ординаторларның район җитәкчелеге белән очрашуы узды.

Көн тәртибенә район дәвалау-профилактика учреждениеләрен медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү мәсьәләсе куелды. Раевка үзәк район дәваханәсендә, әйткәндәй, аның составына 6 амбулатория, 39 фельдшер-акушерлык пункты керә, табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре җитешмәве нык сизелә. Дәваханәгә бүгеннән19 табиб кирәк.

Очрашу ачык диалог рәвешендә үтте. Хакимият башлыгы Д. Р. Мостафин, аның урынбасарлары, Раевка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Н. С. Зыязетдинов районның медицина учреждениеләрендә социаль ярдәм чаралары һәм эш шартлары турында бёян итте. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре “Земство доктор” программасы турында җентекләп сөйләде. Үз чиратында студентлар һәм ординаторлар да бик күп сорауларга җавап алды.

Яшь белгечләргә социаль ярдәм чараларына килгәндә исә, дәваханәдә табибларга ай саен өч ел дәвамында окладка 5 процент өстәмә түләнә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә льготалар бар, вакытлыча файдалануга алынган торакка компенсация каралган. Район хакимияте шәхси милеккә җир участоклары бүлә. Мәсәлән, 2015 елда җиде белгечкә участок бүленгән, 2016 елда аны биш кеше алган, былтыр исә, участок өч белгечкә бирелгән. 2015 елда ике медицина хезмәткәренә торак төзүгә субсидияләр түләнгән, соңгы ике елда шул нисбәттә дүрт һәм ике хезмәткәргә шундый ярдәм күрсәтелгән. Соңгы өч елда найм килешүләре буенча җиде фатир бирелгән.

Өстәмә охшаш белгечлекләр алу мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, соңгы җиде елда 16 кеше укып кайткан.

Шундый чаралар күрелүгә карамастан, авылда элеккечә медицина кадрлары җитешми. Һәм бу мәсьәлә һаман да ачык кала.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: