Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 декабрь 2018, 02:00

Ни өчен миллионер табиблар авыл дәваханәсеннән китә?

Табибка, бигрәк тә махсус белгечкә, кабул итүгә эләгүе бик авыр. Кайберәүләренә алдан язылып, чират җиткәнен берничә көн көтәргә кирәк.

Табибка, бигрәк тә махсус белгечкә, кабул итүгә эләгүе бик авыр. Кайберәүләренә алдан язылып, чират җиткәнен берничә көн көтәргә кирәк. Чөнки дәваханәдә медицина хезмәткәрләре җитешми. Бу мәсьәләне чишү өчен нәрсәләр эшләнә соң? Килеп туган хәл турында Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов сөйли:



- Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә 669 хезмәткәр эшли, шуның 84е – табиб (12е декрет ялында), 340 урта хезмәткәр, кадрлар белән тәэмин ителеш 60,9 процент һәм 93,6 процент тәшкил итә. Күрүегезчә, хәл катлаулы, белгечләр җитешми, ә калган табибларга эш икеләтә арта. Ике эшне берьюлы башкарсалар да таләпләр югары кала.

Бүген дәваханәгә 19 табиб җитми. Участок терапевтлары, реаниматологлар, гомум практика табиблары, офтальмолог, невролог, психиатр, нарколог, кардиолог, хирург, балалар хирургы, инфекционист, эндокринолог, стоматолог-терапевтлар, стоматолог-хирурглар таләп ителә. Иске Акколай, Хәнҗәр, Ташкичү, Нефороща, Мәндән, Байдаковка фельдшер-акушерлык пунктларына - алты, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә өч фельдшер кирәк. Кадрлар җитешмәү мәсьәләсен яшь белгечләрне җәлеп итеп хәл итәргә тырышабыз.

-Наил Сабирович, үзәк район дәваханәсендә “Земство табибы” һәм “Земство фельдшеры” программалары буенча ничә медицина хезмәткәре эшли?

-Соңгы җиде елда “Земство табибы” федераль программасы буенча безгә 36 табиб килде. Бүген дәваханәдә 23 белгеч эшли. “Земство фельдшеры” программасы буенча дүрт фельдшер дәүләттән 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алды. Аларга авыл җитендә биш ел эшләргә кирәк.

-Ни өчен яшь табиблар берәр миллион акча алып, тиешле вакыт эшләгәннән соң бездә калмый?

-Районда дәүләттән миллион алган тугыз табиб биш ел эшләп китте. Күпләр тәҗрибә туплаганнан соң шәхси клиникаларга яки Себергә китә, чөнки анда хезмәт хакы күпкә югары.

-Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча бездә нинди эш алып барыла? Аларга нинди социаль ярдәм чаралары каралган?

-Декабрь башында Башкортстан дәүләт медицина университетында район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин, аның урынбасарлары Раевка үзәк район дәваханәсе хакимияте һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә Әлшәй студентлары белән очрашу үткәрде. Алар егет һәм кызларга “Земство табибы” программасы, социаль ярдәм чаралары һәм безнең дәваханәдә эш шартлары турында сөйләде. Район һәм белгеч арасында максатлы укуга килешү төзү мөмкинлеге турында да сүз барды. Бүген медуниверситетта 129 әлшәйле укый, аларның 27се максатлы юнәлеш буенча белем ала. Шулай ук Бәләбәй медицина колледжы студентлары белән очрашу планлаштырылган, башка медицина белем бирү учреждениеләре белән дә максатка ярашлы эш алып барыла.

Ай саен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, үзебезнең сайтка да вакансияләр куябыз. Даими рәвештә Башкортстан дәүләт медицина университеты чыгарылыш студентларына эшкә урнаштыру буенча юллама бирүдә катнашабыз.

Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен районда махсус программа эшләнгән. Табибларга ай саен окладка өстәмә түләүләр, коммуналь хезмәтләргә льготалар каралган, торак наймына компенсация бар, балалар бакчасына чираттан тыш урыннар бүленә. Район хакимияте шәхси милеккә участоклар бүлә, йорт төзүгә субсидияләр бирелә. Район хакимияте һәм медицина хезмәткәре арасында хезмәт наймы килешүләре буенча торак бирелә.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы – Корылтайга Юлламасында Хөкүмәткә яшь белгечләргә арендага бирелгән торакны сатып алу мөмкинлеге бирүче республика программасы эшләргә кушты. Бу дөрес карар, дип уйлыйм. Торак биреп һәм хезмәт хакын арттырып кына яшь табиблар һәм фельдшерларны авылга җәлеп итә алабыз.

Профессиональ планда да яшьләрнең перспективалары бар. Дәваханәдә өзлексез медицина белеме бирү, охшаш һөнәрләргә укыту өчен шартлар тудырылган.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Фото: Яндекс.
Читайте нас: