Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 декабрь 2018, 02:00

Шикәр диабеты

Бүген шикәр диабеты йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулардан соң өченче урынны били.

Бүген шикәр диабеты йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулардан соң өченче урынны били. Шикәр диабетын ничек искәртергә? Шушы хакта Раевка үзәк район дәваханәсенең табиб-эндокринологы Д. В. Григорьев сөйли:
- Дөньяда шикәр диабеты белән чирләгән 400 миллионга якын кеше исәпләнә һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Башкортстанда бу чир белән җәфаланучылар саны 100 меңнән артып китте. Безнең районда 1128 пациент исәптә тора.
Шикәр диабеты күзәтелгәндә организм кандагы шикәр дәрәҗәсенә контрольлек итә алмый һәм аның күләме нормадан артык була. Бу канда һәм бәвелдә шикәрнең күбәюенә китерә. Сәламәт кешедә шикәрнең нормалары: ашаганга кадәр – 5,5 ммоль/л, ашаганнан соң ике сәгать үткәч – 7,8 ммоль/л.
Кандагы шикәр дәрәҗәсе организмның инсулин бүлеп чыгару һәм аны файдалану сәләте белән тыгыз бәйле. Инсулин – ашказан асты бизе бүлгән гормон, ул организмга шикәрне файдаланырга һәм канда глюкоза дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә.
Шикәр диабетының ике т2ре була. 2нче төр диабет – аеруча киң таралган формаларының берсе. Аны дәвалау өчен шикәрне киметүче таблеткалар, инсулин яки башка инъекцион препаратлар һәм аларның комбинацияләре кулланыла. Инсулин терапиясенә күчү башлыча 10-15 елдан соң күзәтелә, чөнки бу вакыт эчендә ашказан асты бизенең инсулин бүлеп чыгаручы күзәнәкләре бик нык кими.
Шикәр диабеты - мәкерле авыру. 2нче төр диабетта кандагы шикәр күләменең озак вакыт артуы, ә авыруның бернәрсә дә тоймавы мөмкин. Соңыннан гына сусау, тән кибүе, арыганлык тойгысы, бармакта һәм табанда ою һәм чәнчеп-чәнчеп алу, йогышлы авыруларның һәм бәвел бүленеп чыгуның ешаюы, күзләрнең тонык күрүе күзәтелә, тәннең киселгән һәм зарарланган урыннары акрын төзәлә, сексуаль проблемалар барлыкка килә.
Бу чир гәүдә авырлыгы артык булган 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә һәм йөкле хатын-кызларда очрый. Стресс кичерү һәм мондый чирнең нәселдә булуы да шикәр диабетына китерә.
Шикәр диабеты канны тикшергәндә җиңел ачыклана. Билгеләр булмаса, тест сорауларына җавап бирү үткәрелә. Моның өчен сезгә табиб-эндокринологка мәрәҗәгать итәргә кирәк. Чирнең билгеләре булу-булмавына карамастан, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту мөһим!
Диабетны дәвалау чаралары әлегә табылмаса да, аның белән озак еллар яшәргә мөмкин. Моңа азык рационын дөрес сайлау, даими физик активлык һәм кирәк булса, дарулар кабул итү юлы белән ирешелә. Табиб дәвалану алымнарын билгеләячәк һәм файдалы киңәшләр бирәчәк, әмма диабетны сез үзегез генә контрольдә тота алачаксыз.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА язып алды.
Сәламәт кешедә шикәр нормасы: ашаганга кадәр – 5,5 ммоль/л, ашаганнан соң ике сәгать үткәч – 7,8 ммоль/л.
Фото: Яндекс
Читайте нас: