Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 гыйнвар 2019, 02:00

Дәваханәгә ике яңа реанимобиль кайтартылды

Яңа ел алдыннан Раевка үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе автомобиль паркы ике яңа махсус транспорт белән тулыланды.

Яңа ел алдыннан Раевка үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе автомобиль паркы ике яңа махсус транспорт белән тулыланды. Беренче машинаның ачкычы Уфада “Торатау” Конгресс-холлы янындагы мәйданчыкта тапшырылса, икенче реанимобильне шушы көннәрдә Стәрлетамакта алдылар.
- Дәваханә өчен бу, чыннан да, күптән көтелгән бүләкләр, - ди 40 ел хезмәт стажына ия өлкән фельдшер Наилә Тәхаветдинова. – Безнең техник паркта - алты машина. Бер сменада 40тан артык чакыру була. 12 сәгать эчендә ашыгыч ярдәм машинасы 600 километрга якын юл үтә, шуңа да махсус машиналар тиз сафтан чыга. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе автопаркынның яңа техника белән тулылана башлаывы куанычлы вакыйга, чөнки еш кына авыруларны, авырлы хатыннарны Уфага, Стәрлетамакка алып барырга һәм район буйлап чыгарга туры килә.
Яңа техника ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппараты, дефибриллятор, электрокардиограф, ингалятор, пульсоксиметр, кандагы глюкоза дәрәҗәсен экспресс-үлчәү, шулай ук чемоданнар, шприц насослары, носилкалар, башка кирәкле медицина җиһазлары бар. мондый машиналар авыруга урында ашыгыч диагностика эшләү яки беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу пациентларга гына түгел, медицина хезмәткәрләренә һәм шоферларга да уңайлы.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә 34 кеше хезмәт сала. Тәүлек әйләнәсенә өч бригада эшли. Бу юлы яңа “ГАЗ” автомобильләре алмашлап эшләгән шоферлар Ринат Хәкимов һәм Фәнил Әлимгафаров, шулай ук Таһир Мурзин һәм Николай Овчинниковка бирелде. Элек аларга еш ватылган иске автомобильләрне күп тапкыр ремонтларга туры килгән. Шуңа да тәҗрибәле шоферлар бу Яңа ел бүләгеннән бик канәгать.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, дәваханәдә гаилә династияләре дәвам итә. Николай Овчинниковның картәисе һәм әтисе ашыгыч ярдәм машинасында шофер булган, ә аның әнисе озак еллар бала табу бүлегендә акушер булып хезмәт салган. Минира Чегодаева 40 елга якын фельдшер булып эшли. Улы Азат та әнисе юлын сайлаган, ул – фельдшер. Кызы Ләйсән – дәваханәнең физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы. Ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшләүче Земфира Сафинаның да өч апасы – медицина хезмәткәре: Рүзилә Исмәгыйлева – Үрнәк фельдшер-акушерлык пункты, Ләлә Вәлиәхмәтова – Таштүбә фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре, ә Резеда Булатова Мәскәүдә поликлиникада акушер булып хезмәт сала. Марина Самардакның да бу тармакта хезмәт стажы зур.
Яңа ел бәйрәмнәрендә барысы да рәхәтләнеп күңел ача, әмма ашыгыч ярдәм хезмәте өчен бу – иң киеренке мәл. Нәкъ кышкы каникулларда чакырулар күп була. Әмма хәзер инде, автопарк яңа техника белән тулылангач, авыруларга ашыгыч ярдәм вакытында килеп җитәр, дип ышанасы килә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Ашыгыч ярдәм бригадасы юлга чыгарга әзер.
Читайте нас: