Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 гыйнвар 2019, 02:00

Изгелек җирдә ятып калмас

Раевка үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә һәр палата янындагы стенада табличкалар эленеп тора, аларда бүлмәләрне ремонтлауда ярдәм күрсәткән меценатларның исем-шәрифләре язылган.

Раевка үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә һәр палата янындагы стенада табличкалар эленеп тора, аларда бүлмәләрне ремонтлауда ярдәм күрсәткән меценатларның исем-шәрифләре язылган.
Күптән түгел тантаналы рәвештә тагын да бер шундый палата ачылды, аны ремонтлауга “Триумф” кафесе һәм “Триумф-Тур” туристлар агентлыгы хуҗасы Т. Н. Гридина 250 мең сум акча күчергән.
Татьяна Николаевна - районда киң билгеле малтабарларның берсе. Күпләр аны актив тормыш позициясенә ия шәхес буларак яхшы белә. Ул авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә.
- Бу палатада миңа операциядән соң ятарга туры килде. Шартларның бик үк яхшы булмавын күреп, мөмкинлек чыгу белән палатага ремонт ясаячакмын, дип үземә сүз бирдем, - ди Татьяна Николаевна.
Үз сүзендә тора ул. Бер айга якын ремонт эшләре үткәргәннән соң палата күзгә күренеп күркәмләнә. Стеналар буялган, ишек алмаштырылган, яктырткычлар куелган. Палатада санузел, хәтта душ бүлмәсе бар. Шулай ук махсус караватлар һәм тумбочкалр сатып алынган.
- Пациентларга монда уңайлы булыр һәм аларга тизрәк савыгып чыгарга ярдәм итәр, дип ышанам, - диде палатаны ачу тантанасында Т. Н. Гридина.
Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов дәваханә коллективы һәм авырулар исеменнән аңа рәхмәт белдерде.
Хәзер хирургия бүлегендәге барлык палаталар да ремонтланган, көндезге стационар палатасын гына тәртипкә китерергә кирәк. Теләге булган һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Изгелек җирдә ятып калмый бит.
Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Баш табиб Н. С. Зыязетдинов зур ярдәм күрсәткән өчен Т. Н. Гридинага рәхмәт белдерде.
Читайте нас: