Еш кына табибка теге яки бу авыруның билгеләре беленгәч кенә мөрәҗәгать итәбез. Әмма бер җирегез авыртмаса да, сәламәтлек турында кайгыртырга һәм даими рәвештә тикшеренү үтеәргә кирәк. Нәрсә ул диспансерлаштыру һәм аның максаты нинди? Район гәзите битләрендә шушы һәм башка сорауларга Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы табибы Л. М. ЖУКОВСКАЯ җавап бирә.
- Барыннан элек, шуны билгеләп үтәсе килә, диспансерлаштыру – чирне иртә стадиясендә ачыклауга юнәлтелгән чаралар комплексы ул. Тикшерү ике этапта алып барыла. Тәүдә пациентның хроник авырулары ачыклана, начар гадәтләр һәм хәвеф факторларын (тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, психотроп һәм наркотик матдәләр кабул итү) ачыклау максатында анкета сорауларына җавап бирү үткәрелә. Моннан тыш, күз басымын (60 яшьтән соң), артериаль басым, кешенең буе, авырлыгы, бил үлчәме үлчәнә, шулай ук туклану характеры, физик активлык бәһалана. Гәүдәнең ауырлык индексы, гомум холестерин һәм кандагы глюкоза дәрәҗәсе билгеләнә. 36 яшьтән алып ир-егетләргә һәм 45 яшьтән хатын-кызларга электрокардиография үткәрелә.
39 яшьтән алып 48 яшькә кадәрге хатын-кызларга – өч елга бер тапкыр, 50 яшьтән 69 яшькә кадәр – ике елга бер тапкыр маммография үтү зарур, 30 яшьтән алып 60 яшькә кадәр аналык муентыгы мазогына цитологик тикшерү үткәрелә. 51 яшьтән 72 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр тизәктә кан булу-булмавы тикшерелә. 45 яшьтә һәм 51 яшьтә ирләр канында ПСА (простатик үзенчәлекле антиген) билгеләнә. Мотлак рәвештә флюорография үтәргә кирәк.
Диспансерлаштыруның икенче этабы өстәмә тикшерү алымнары ярдәмендә кешенең сәламәтлек торышын ачыклау өчен кирәк, ул махсус белгечләр консультациясен үз эченә ала һәм терапевт каравы белән тәмамлана. Баш мие кан әйләнешененең кискен бозылуына шик туганда пациентны табиб-невролог тикшерә. Кискенләшү хәвефенең өч факторы булганда 45 яшьтән алып ирләргә һәм 54 яшьтән алып хатын-кызларга брахиоцефаль артерияләрне дуплекс сканирлаштыру үткәрелә. Шулай ук кирәк булса тикшерү нәтиҗәләре буенча пациент урологка, колопроктологка, акушер-гинекологка, оториноларингологка һәм офтальмологка арытабан тикшерү өчен җибәрелә.
-Любовь Михайловна, эшләгән кешегә тикшерүне ничек үтәргә?
- Быел гыйнвар аеннан башлап диспансерлаштыру үтү өчен хезмәткәрләргә түләүле ял көне бирү турындагы хезмәт законнарының яңа нормалары гамәлгә керде. Аларга эш урынын (вазыйфаны) һәм уртача хезмәт хакын саклап өч елга бер тапкыр бер көнгә эштән китү хокукы бирелә. Пенсия алды яшендәгеләр (хаклы ялга кадәр биш ел дәвамында) елына бер тапкыр ике көнгә эш урыныннан сорап китү хокукына ия. Картлык буенча пенсия алучылар яки эшләгән елллар (выслуга) өчен пенсия алучы хезмәткәрләрд шушы ук өстенлектән файдалана ала.
- Диспансерлаштыру үтәргә теләгән кеше кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Барыннан элек, үзеңнең участок табибына яки медицина профилактикасы бүлекчәсенә (поликлиника, 3нче кат, 75нче бүлмә). Үзең белән мотлаҡ паспорт һәм медицина полисы алып килү зарур. Өч елга бер тапкыр үткәрелгән диспансерлаштырулар арасында һәр ел профиликтика тикшерүе үтәргә мөмкин. Аны үтү программасы гадирәк һәм ул бер этапта үткәрелә. Әмма нәтиҗәләре буенча бөтен кирәкле чаралар күреләчәк.
Шуны хәтерегездә тотыгыз, чирне дәвалауга караганда искәртүе җиңелрәк. Иртә стадиядә ачыкланган авыруларны дәвалап була. Бернинди сәбәпсез дә сәламәтлекне тикшереп торырга кирәк. Нәкъ шундый медицина тикшерүләре булганда авыруны искәртүне уңышка ирешергә мөмкин.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА әзерләде.
Быел 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елгы гражданнар диспансерлаштыру үтәчәк.