Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 март 2019, 02:00

Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен

Безнең һәрберебез бүген район дәваханәсендә нинди проблемалар булуын яхшы белә.

Безнең һәрберебез бүген район дәваханәсендә нинди проблемалар булуын яхшы белә. Табиблар, барыннан элек, махсус белгечләр җитешми, җиһазлар искергән, күпчелек медицина учреждениеларендә биналар иске, аларга күптән ремонт эшләнмәгән. Бу мәсьәләләр әкренләп хәл ителә, әлбәттә.

Мәсәлән, былтыр районның сәламәтлек саклау системасында берникадәр уңай үзгәрешләр булды. Район медицина учреждениеләренең матди-техник базасы өлешләтә яңартылды. Шушы хакта Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов сөйли:


-Районда 46 дәвалау-профилактика учреждениесе, үзәк район дәваханәсе һәм аның составына кергән алты врачлык амбулаториясе, 39 фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина хезмәтләндерүе күрсәтә. Бүген аларны яңарту һәм җиһазландыру көнүзәк проблема булып тора. Үзәк район дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге, Раевка врачлык амбулаториясе һәм Кырым авылындагы психиатрия бүлеге, Слак һәм Шафран врачлык амбулаторияләре, Кармыш һәм Воздвиженка фельдшер-акушерлык пунктлары биналарын капиталь ремонтларга, Аксен врачлык амбулаториясе өчен яңа бина төзергә кирәк.

Казанка һәм Таштүбә фельдшер-акушерлык пунктлары да нык искергән. Арытабан анда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү күзаллана.

Медицина җиһазларының 91,2 проценты искергән. Былтыр “Русмедикал” җәмгыяте хәйрия ярдәме күрсәтте. Иганәчеләр ике стоматология корылмасы алып бирде, алар Никифар һәм Шафран врачлык амбулаторияләренә бүленде. Район дәваханәсе өчен дүрт компьютер сатып алынды, монда "Уралсиб" җәмгыятенең Уфа шәһәрендәге филиалы һәм “Макс-М” акционерлар җәмгыяте страховка медицина оешмасы ярдәм күрсәтте. Шулай ук былтыр пульсоксиметрлар, стерильләнгән стоматологик җиһаз сатып алынды. Хатын-кызлар консультациясе өчен бала табу сертификатлары буенча озонотерапия аппараты, гинекология креслосы, феталь мониторлар, терапия бүлегенә электрокардиограф, балалар поликлиникасына УЗИ аппараты, балалар өчен ЛОР һәм офтальмология кабинетларына җиһазлар, паллиатив бүлеккә авыруларны дәвалау һәм хезмәтләндерү аппаратлары сатып алынды.

Раевка үзәк район дәваханәсе ашыгыч ярдәм бүлегенең автомобиль паркы өч яңа ГАЗ һәм УАЗ машиналары белән тулыландырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, санитар автотранспорт 82 процентка искергән. Монда барлыгы 28 берәмлек машина исәпләнә һәм тагы да сигез автомобиль сатып алырга кирәк.

Бүген дәваханәгә наркоз-тын алу аппараты, рентгенологик маммограф, югары класслы УЗИ аппараты, лаборатор- диагностика һәм физиотерапия корамаллары кирәк. Раевка үзәк район дәваханәсендә киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барылыр һәм һәр әлшәйле сыйфатлы медицина ярдәме ала алыр, дип уйлыйм.


Читайте нас: