Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 март 2019, 02:00

Заманча ультратавыш диагностикасы

Раевка үзәк район дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтартылды, ул балалар поликлиникасында урнаштырылды һәм эшли башлады.

Раевка үзәк район дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтартылды, ул балалар поликлиникасында урнаштырылды һәм эшли башлады.
- “Samsung” фирмасының бу эксперт класслы приборы сабыйлар өчен дә, үсмерләр өчен дә бик кирәк иде, - ди баш табиб урынбасары, поликлиниканың педиатрия бүлеге мөдире, ультратавыш диагностикасы табибы А. Х. Зыязетдинова. – Яңа буын УЗИ аппараты заманча программалар һәм аппарат ресурсларына ия, ул тикшеренүләрне тиз һәм сыйфатлы үткәрерү мөмкинлеге бирә. Баланың организмында башлангыч стадияләрдә ачыкланган үзгәрешләр һәм вакытында дәвалау квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итә.

Район буенча барлыгы ун педиатрия участогы исәпләнә. Табибларның күзәтүе астында 8363 бала тора. Алсу Хәмит кызы көненә 20 балага ультратавыш тикшерүе үткәрә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Башкортстанның атказанган табибы А. Х. Зыязетдинова.
Читайте нас: