Мондый вакытта түбәндәге рецепт ярдәм итә: 1 аш кашыгы киптерелгән сары мәтрүшкәгә 1 стакан кайнар су салып төнәтәбез. 15-20 минут тоткач, шуңа тукыма кисәген манып алып, авырткан урынга куеп торабыз. Өстенә пакет ябып, җылы итеп төреп куябыз. Бер сәгатьтән компрессны алабыз.
1 аш кашыгы кипкән дәфнә яфрагына (лавровый лист) бер стакан теләсә нинди үсемлек мае салып, 30 минут «су мунчасы»нда тотабыз. Аннары сөзеп алып, авырткан урынга сөртәбез.