Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 апрель 2019, 02:00

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе старт алды

Башкортстанда киңкүләм медосмотр дәвам итәчәк һәм аларны даими рәвештә үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген Facebook интернет битендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстанда киңкүләм медосмотр дәвам итәчәк һәм аларны даими рәвештә үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген Facebook интернет битендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте.


Башкортстанда "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе старт алды.


Төбәк халкы күчмә сәламәтлек үзәкләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында диспансерлаштыруны уза алачак. Алар барысы да биш маршрут буенча юл тотты. Күчмә медицина үзәкләре көзгә кадәр эшләячәк.


«Бөтен республика буенча 10 октябрьгә кадәр барлык районнарга да биш медицина машинасы киләчәк. Акциядә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең һәм республика Кардиология үзәгенең күчмә диагностик хезмәтләре, республика Стоматология поликлиникасы модуле катнаша.


Бу беренче киңкүләм медицина тикшерүе, әмма алга таба аларны даими рәвештә башкарачакбыз, чөнки районнарда яшәүчеләрнең күбесе шәһәргә сирәк йөри, ә аларга да квалификацияле белгечләргә йөрү мөмкинлеге булырга тиеш», — дип язды Радий Хәбиров.

• “Кызыл таң” гәзитеннән.

• Фото: Башинформ агентлыгы.

Читайте нас: