Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 июнь 2019, 02:00

Күмәк көч тау актарыр

Районның фельдшер-акушерлык пунктларында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Районның фельдшер-акушерлык пунктларында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Ярты ел элек республика киңәшмәсендә шушы хакта сүз барган иде. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән авылларда беренче медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне оештыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Ул фельдшер-акушерлык пунктларына барып, җиһазларның техник торышын бәяләргә, медицина хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышырга тәкъдим итте.
Безнең районда да фельдшер-акушерлык пунктларына рейдлар оештырылды. Ачыклануынча, күп кенә биналарга инженерлык челтәрләре дә үткәрелмәгән. Скважиналар борауланмаган, суүткәргеч тә, канализация дә юк.

-Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау һәм яңарту проблемасы бүген аеруча көнүзәк, - ди Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Зөһрә Нурулла кызы Нәбиуллина. – Барлыгы үзәк район дәваханәсенә 39 фельдшер-акушерлык пункты керә. Аларның 21ендә тышкы һәм эчке суүткәргеч һәм канализация челтәрләре үткәрергә, санитар-техник приборлар урнаштырырга һәм косметик ремонт эшләргә кирәк. Биналаргы төзекләндерүне апрельдә башладык һәм бүген ул тәмамлануга якынлаша.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан беренчеләрдән булып Чишмә авылындагы Яңа Раевка фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре тәмамланды. Фельдшер-акушерлык пункты элекке мәктәп бинасында урнашкан. Анда су да, канализация дә булмаган. Фельдшер Гөлназ Хөсәеновага коега суга йөрергә туры килгән. Ә хәзер монда су краннан гына ага, канализация дә бар.

Фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерүгә күпме көч һәм тырышлык салынган. Су, канализация үткәрелгән. Оештыру мәсьәләләрен Ибрай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлсара Сафина үз өстенә алган. Ул, элекке фельдшер буларак, авыл медицина хезмәткәренең проблемаларын яхшы белә.

Бу изге эштә катнашканнарның исем-шәрифләрен дә әйтеп үтик. Линда авылында яшәүче Азамат Илмурзин үзенең тракторында су үткәрү өчен чокыр казыса, Яңа Сәпәштән Ринат Асылгуҗин монтажлау эшләрен башкарган. Тимерьяр Сафин, Хәниф Бикташев һәм башкалар территорияне тазартырга ярдәм иткән, агачларны кискән. “Башкортстан игенчелек компаниясе” җәмгыяте управляющие Рәшит Солтанов та техника бүлеп, ярдәм күрсәткән. Төзекләндерү эшләрен кыска вакытта - ике атнада башкарып чыкканнар. Күмәкләгән – яу кайтарган, дип юкка гына әйтмиләр шул.


Гөлназ Хөсәенова Яңа Раевка фельдшер-акушерлык пунктында сигез елга якын эшли. Медицина өлкәсендә стажы 35 елдан артык. Аның карамагында 372 кеше, шул исәптән 75 бала, алар Чишмә, Акбирде һәм Иске Сәпәш авылларында яши .

Гөлназ Хәниф кызы халык белән зур профилактика эше үткәрә, авыруларның диспансер исәбен алып бара, пациентларны йортларына барып хезмәтләндерә. Хаклы ялда булуына карамастан, ул эшен дәвам итә һәм авылдашларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: