Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 июнь 2019, 02:00

Һөнәрен яратып башкара

Һәркемгә дә хирург булып эшләү сәләте бирелмәгән.Бу һөнәрне аңлы рәвештә, йөрәк кушуы буенча сайлыйлар. Раевка үзәк райондәваханәсе хирургы Дамир Фәрдәт улы Суфиянов та –– нәкъ шундыйларның берсе.

Һәркемгә дә хирург булып эшләү сәләте бирелмәгән. Бу һөнәрне аңлы рәвештә, йөрәк кушуы буенча сайлыйлар. Раевка үзәк район дәваханәсе хирургы Дамир Фәрдәт улы Суфиянов та –– нәкъ шундыйларның берсе. 2006 елда Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Дәүләкән егетенә безнең районга юлланма бирәләр. Хезмәт юлын ул Раевка үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә башлый.


2011 елдан Д. Суфиянов, махсус белгечлек алып, пациентларга ультратавыш тикшерүе үткәрә. Моннан тыш поликлинакада, хәрби комиссариатта кабул итә, хирургия бүлегендә дежурда тора. Белгечләр җитми, шуңа да барлык мәшәкатьләрне үз иңенә алырга туры килә.

Консультацияләр, пациентларны карап чыгу, операцияләр, яраларны бәйләү, документлар тутыру һам башкалар – боларның барысы да аның көндәлек бурычлары.

Дәваханәгә пациентларны төрле җәрәхәтләр, аяк-кул сыну очраклары, перитонит белән китерәләр һәм алар шунда ук хирург өстәленә эләгә. Монда инде табибның озын-озак уйлап торырга вакыты да, ялгышырга хакы да юк. Операция белән генә кеше гомерен саклап калу мөмкин. Теорияне төпле белү һәм салкын акылдан тыш кешеләргә ихлас ярдәм итү теләге булу да мөһим.

Дамир Фәрдәт улы эшен яратып башкара, шуңа да көн саен пациентларыннан ихлас рәхмәт сүзләре генә ишетә.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Дамир Суфиянов.

Автор фотосы.
Читайте нас: