Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июнь 2019, 02:00

Үлем сатучыларга - үлем җәзасы!

Шушы елның 1 июленнән дару препаратлары мониторингы системасына дарулар һәм алар катнашлыгында ясалган барлык операцияләр турында мәгълүматлар кертеләчәк.

• Шушы елның 1 июленнән дару препаратлары мониторингы системасына дарулар һәм алар катнашлыгында ясалган барлык операцияләр турында мәгълүматлар кертеләчәк.
Яңа елдан дару чаралары хәрәкәте мониторингы системасына кермәгән оешмалар һәм шәхси эшкуарлар маркировкалары булган даруларны сата алмаячак. Моннан тыш, мониторингка мәгълүматларны вакытында кертмәгән, дөрес булмаган мәгълүмат керткән, товарларны һәм продукцияне маркировкасыз саткан, шулай ук, мондый товарларны сату максаты белән саклаган, каядыр илткән яисә сатып алган өчен штрафлар каралган.

Штраф санкцияләрен булдырмау максатында республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 1 июньнән проектны кертүне гамәлгә ашыруның этапларын атна саен мониторинглау башкарыла.
Республикада дару чараларын маркировкалауны кертү барышы 13 июньдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән "Сәламәтлек сәгате" кысаларында каралды. Ул фармацевтика һәм медицина оешмалары белән эшне көчәйтү һәм аларны системага кертүне контрольгә алу бурычын куйды.

Дару препаратларын маркировкалый башларга Президент Владимир Путиннның 2015 елның 4 февралендәге күрсәтмәсе этәргеч бирде. Аның төп максаты - халыкны ялган дарулардан саклау һәм сыйфатсыз препаратларны әйләнештән чыгару.

Теләгән һәр кеше смартфоны яисә сканер ярдәмендә аптеканың үзендә препаратның законлылыгын тикшерә алачак, чөнки дару төргәгенә махсус идентификация билгеләре төшерелергә тиеш булачак.
#владимирпутин

Ялган дарулар белән сату итү бөтен дөньяны яулап алды. Экспертлар аны табышлылыгы ягыннан наркотиклар белән корал сатудан соң өченче урынга куя. Мисырда, Согуд Гарәбстанында һәм Һиндстанда ялган дарулар өчен үлем җәзасы каралган.


“Кызыл таң” гәзитеннән.


Фото: allwomens.ru
Читайте нас: