Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 июнь 2019, 02:00

Черки тешләп... үтерә язган

Таиландта ял итеп кайтучылар Денге бизгәгенә дучар булган – бер атна эчендә 583 очрак теркәлгән. Шуларның берсе - Стәрлетамакта яшәүче ханым.

Таиландта ял итеп кайтучылар Денге бизгәгенә дучар булган – бер атна эчендә 583 очрак теркәлгән. Шуларның берсе - Стәрлетамакта яшәүче ханым.
Сәламәтлеге начарайгач, ханым үзе яшәгән урындагы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. “Денге бизгәге” диагнозы куелгач, аны тиз арада йогышлы чирләр бүлегенә салганнар.
Денге бизгәген черкиләр тарата. Кешегә дә черки тешләгәннән соң йога. Чирне түбәндәге билгеләр буенча танып була: калтырата, тән температурасы 40-41 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, буыннар һәм мускуллар сызлый, яктылыктан курку барлыкка килә, лимфа бизләре зурая, тәнгә кызыл тимгелләр чыга.
Чирне вакытында дәваламасаң, инфекцияле-агулы шок, энцефалит, менингит, психоз, пневмония кебек авыруларга дучар булуың бар. Җир читенә барып, шундый чир эләктереп кайт инде...
Автор: Руфина Хәсәнова.

Чыганак: РИА Новости

Фото: Ачык чыганак.
“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: