Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 август 2019, 02:00

Йолдыз белән зарядкага бас!

Апрель аенда ”Йолдыз белән зарядка” тип аталган эстафета-акция старт алды, ул республиканың барлык муниципалитетларында үткәрелә.

Апрель аенда ”Йолдыз белән зарядка” тип аталган эстафета-акция старт алды, ул республиканың барлык муниципалитетларында үткәрелә. Чараны “Бердәм Русия” партиясе яклыларның төбәк советы, “БР муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе һәм “Алга, Башкортостан!” яшьләр җәмәгать хәрәкәте оештырды.


Сишәмбе район үзәгенең Совет мәйданында да Русиянең спорт мастерлары белән күмәк халык катнашлыгында зарядка үтте. Акциядә катнашу өчен төп шарт-спорт киеме һәм яхшы кәеф иде.

Һәвәскәр спортчыларны район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ихлас сәламләде. Ул, спорт һәм физик культура җәмгыятебез тормышында зур роль уйный, дип билгеләде. Без сәламәт, көчле булырга, спортны яратырга , шат күңелле булырга тиешбез!


Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре башта фитнес-разминка ясады. Күңелле музыка астында Русиянең атказанган спорт мастерлары гәүдә сыгылмалылыгына һәм пластикага юнәлтелгән физик күнекмәләр комплексы күрсәтте. Зарядканы Азия чемпионы, спорт акробатикасы буенча халыкара турнирлар, чемпионатлар һәм спартакиадаларда күптапкырлар җиңү яулаган һәм призер булган Екатерина Арысланова, дзюдо һәм милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Антон Матренин, Русия хоккейчысы, сакчы, Уфаның “Салават Юлаев” клубы тәрбияләнүчесе, ил чемпионатының өч тапкыр бронза призеры, юниорлар арасында Европа чемпионы, яшьләрнең донья чемпионаты бронза призеры Андрей Зюзин, сурдохоккей буенча Русия җыелма командасы һөҗүм итүчесе, кышкы Сурдлимпия уеннары чемпионы, донья чемпионы Вячеслав Сидоров үткәрде. Менә шундый билгеле йолдызлар белән зарядка үтте район үзәгенең төп мәйданында. Алар белән бергә авылыбызның 600дән артык кешесе - мәктәп укучылары, студентлар, предприятиеләр хезмәткәрләре һәм эшчәннәре дә зарядка ясады.


20 минут сизелми дә үтеп китте. Катнашучыларның шат йөзләренә карап иртәнге зарядка аларга яхшы кәеф бүләк иткәнен күрергә мөмкин иде. Барысы да теләгәнчә килеп чыкмаса да, иң мөһиме-алар уңай тәэссоратлар алды! Русиянең спорт йолдәзлары белән селфига да төштеләр.

Акция ахырында район Советы секретаре Шамил Сәлимов эстафетаны Бәләбәй районы делегациясенә тапшырды, анда шундый ук зарядка 10 августта үтәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, район үзәгендә мондый фитнес-разминкалар август ае дәвамында сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрдә, иртәнге 8 сәгатьтән Совет мәйданында, “Лачын” спорт сарае һәм Раевка үзәк район дәваханәсе янында үтәчәк.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотолары.
Читайте нас: